Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Техникаң яшел уракка әзерме?

Язгы кыр эшләре тәмамланып, атна-ун көн вакыт үтүгә, авыл хезмәтчәннәре өчен яңадан күләмле, җаваплы эш – терлек азыгы хәзерләү чоры башлана.

Аның уңышлы барышы күпмедер дәрәҗәдә һава торышына да бәйле. Шуңа күрә сыйфатлы азык хәзерләү өчен явымсыз көннәрдә эшне тиешенчә оештырып, техникадан җитештерүчән файдалану зарур.
Яшел уракка керешер алдыннан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы белән махсус оештырылган комиссия, район хуҗалыкларындагы терлек азыгы хәзерләү техникасын карап чыгып, аларның әзерлегенә тиешле бәя бирә.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм ахык-төлек министрлыгының инженер-техник бүлегенең әйдәүче белгече Рәис Идрисов рәислегендәге, составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, идарәнең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев, район буенча дәүләт техника күзәтүе бүлеге начальнигы Михаил Серебряков булган комиссия үз эшен “Туган як – Агро” хуҗалыгыннан башлап, “Агрохимсервис”, “Август – Агро” җәмгыятьләрендә, “Подберезье” аргофирмасында, крестьян- фермер хуҗалыкларында булып, техниканың әзерлек дәрәҗәсен карадылар. Нәтиҗәдә 100 мөмкинлектән 97 балл туплаган “Август – Кайбыч” җәмгыяте – беренче, 96 балл белән “Туган як – Агро” хуҗалыгы – икенче, 81 балл туплап “Илсөя Җәләлиева” КФХсы - өченче урынны яулады. Район буенча эш барышы уртача 84,3 балл белән бәяләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев