«Туган як-Агро» җәмгыятендә Яңа ел алдыннан икенче фермаларын кулланылышка тапшырдылар
2025 ел тәмамланыр алдыннан «Туган як-Агро» җәмгыятендәге терлекчелек комплексы үз эшен тулы көченә алып бара башлады.
Бүген авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, идарәнең игенчелек буенча консультанты Инсаф Гыйматдинов, ветеринария берләшмәсе начальнигы Радик Сабиров җәмгыятьнең терлекчелек комплексы эшчәнлеге белән танышып кайттылар.
Аларны җәмгыятьнең идарәче директоры Илья Лазарев, баш инженер Ирек Тимершин каршы алды.
— Безнең җәмгыятьтә терлекчелек комплексы төзелеше 2021 елда башланып киткән иде. Төзелешнең беренче этабы 2023 елда төгәлләнде. Бу елда «Голштейн» токымлы 155 баш буаз тана алып кайттык. Үзебезнең хуҗалыкта 100 баш савым сыеры бар иде, — диде Илья Петрович. — Комплекс төзелешенең икенче этабы 2024 елда башланды. Ул 988 баш сыерга исәпләнгән. Шушы араларда 150 баш буаз тана алып кайттык. Хәзергә комплекс төзү, сыерлар кайтаруга барлыгы 560 миллион сум акча тотылды. Хәзерге вакытта биредә барлыгы 870 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 325 башы савыла. Бер сыерга көнлек савым 31 килограмм булса, тулаем көнлек савым 10173 килограмм булды. Комплекста барлыгы 70 кеше хезмәт куя. Шулардан 9 савымчы, 3 ветеринария врачы, 2 смена начальнигы, 1 зоотехник, 10 терлекче һәм башкалар. Эш сменалап оештырылган, бер сменада ике савымчы, өч терлекче эшли. Алар 12 сәгать эшли, 36 сәгать ял итә. Тәүлек әйләнәсендә сыерлар 8 сәгать саен 3 тапкыр савыла. Хезмәтләре җиңел түгел, билгеле. Хәзерге вакытта савымчылар аена 50 мең сум, терлекчеләр 48 мең сум хезмәт хакы ала. Киләчәктә хезмәт хакларын тагын да арттырырга җыенабыз. Җәмгыятьнең генераль директоры Альберт Хәялиев киләчәктә бозаулар асрау өчен махсус бина төзүне планлаштыра.
Комплекста тулы тәртип урнаштырылган, күпчелек эш автоматлаштырылган, һәр җирдә видеокамералар урнаштырылган. Терлек азыгын махсус техника тарата.
Биредә терлекчеләр өчен барлык шартлар да тудырылган: душ, бәдрәф бүлмәләре, белгечләр өчен кабинетлар, ашханә эшли, ял бүлмәләре бар. Бина даими рәвештә автомат вентиляторлар белән җилләтелеп тора.
Илья Петрович әйтүенчә, бозаулаган тана бозауларны үзләрендә калдыралар, үгез бозауларны кирәк кешегә саталар.
Кыскасы, «Туган як — Агро» җәмгыяте киләчәккә зур өметләр баглый. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев