Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ветеринария хезмәте хәбәр итә

2023 елдан башлап, ветеринария хезмәте өлкәсендә авыл халкына гына түгел, милек формалары төрле булган хуҗалыкларга да кагылышлы үзгәрешләр кертелде.

ТР Министрлар Кабинетының 2020 елның 26 августында дөнья күргән 1647-р нчы боерыгы нигезендә, язгы эпизоотиягә каршы планда каралган чаралар уздыру чорында ветеринарлар мөгезле эре терлекләрнең баш санын идентификацияләү эше башлады. Әлеге чара терлекләр арасында йогышлы авырулар таралуын булдырмау максатын күздә тота. Бердәм идентификацияләүдән башка йогышлы авырулары булган терлекләрне контрольдә тоту бик авыр.

Хайваннарны идентификацияләү, яки һәрберсенә биркалар тагу шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да үткәрелә. Бердәм мәгълүмат системасында кулланылучы терлек номеры уникаль. Терлекләрнең паспорты булдырылып, ул туганнан алып, бүгенгә кадәр бөтен мәгълүматлар да бердәм базада туплана. Анда малга вакцина ясалуы, яше, физиологик халәте дә күрсәтелә. Бер төбәктән икенче төбәккә күчерелгән маллар турында да мәгълүматлар билгеле булачак.

Биркалау — мөгезле эре терлекнең колагына шәхси номерлы пластик тамга беркетү ул. Һәр малның үз номеры була, аны бердәм мәгълүмат системасында теркиләр. Эре терлек сатып алганда, аның бирка-тамгасы булмаган очракта, сатып алганнан соң җиде көн эчендә ясатырга кирәк. Тамгага зыян килсә, югалса да җиде көннән дә соңга калмыйча кабат ясатырга кирәк.

Авыл хуҗалыгы терлекләрен маркировкалауның үткәрелмәве кагыйдәләрне бозу дип санала һәм моның өчен административ чаралар карала. Әлеге мәҗбүри чара бушлай үткәрелә. Моңа кагылышлы программаны тәэмин итү һәм мобиль терминаллар сатып алу тиешенчә финансланган. Терлек тотучылар бирка куйдырудан баш тарткан очракта, аңа субсидияләр, иминият түләүләре түләнми. Малны саткан һәм чалган очракта ветеринария-озату документлары бирелми.

РФ Хөкүмәтенең 2023 елның 1 февралендәге 139 нчы карарына да тукталып узам. Шәхси хуҗалыктагы терлекләр һәм кош-кортлар арасында йорт хуҗасы гаебе белән йогышлы авырулар ачыкланып, алардан җитештерелгән продукция алынган очракта, килгән зыянны каплаудан баш тартырга мөмкиннәр.
Авыл хуҗалыгы хайваннарын маркировкалау әлегә ирекле рәвештә үткәрелә. Агымдагы елның 1 сентябреннән ул мәҗбүригә әйләнәчәк, чөнки 221 нче федераль закон үз көченә керә. Үзгәрешләр йорт кошларын суюга да кагыла. Евразия икътисад берлегенең техник регламенты (ТР ЕАЭС 051/2021) һәм РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2022 елның 28 апрелендә кабул ителгән 269 нчы боерыгы шул хакта. Әлеге елның 1 мартыннан кош-кортларны сату һәм эшкәртү өчен сую махсус сую пунктларында гына башкарылырга тиеш. Бу кошчылык фабрикаларына һәм күпләп кош-корт асраучы шәхси эшмәкәрләргә кагыла.

2023 елның 1 мартыннан эшкәртү һәм сату өчен табигый бал, перга, ана бал корты сөтенә ветеринар-санитария экспертизасын билгеләү һәм үткәрүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2022 елның 18 октябрендәге 713 нче боерыгы шул хакта. Умартачыларның үз продукцияләрен сату өчен, умарталыкның ветеринария-санитария паспорты булырга, анда ветеринария-профилактика һәм дәвалау чаралары үткәрелергә тиеш. Умарталык паспортына диагностик тикшеренүләрнең кайсы көнне үткәрелүе, нинди дару препаратлары кулланылуы языла. Бал һәм умартачылык продуктларын сатканда, аның һәр партиясен аерым тикшерергә кирәк. Һәр умартачы балны елына бер тапкыр агулы элементлар, пестицидлар, ветеринария дару препаратлары булу-булмауга тикшертергә тиеш. Аларның нормалары таможня берлегенең "Азык-төлек продукциясенең куркынычсызлыгы турында"гы техник регламентта билгеләнгән.

Бал, перга һәм ана бал корты сөтен базарда, ярминкәләрдә сатуга чыгарыр алдыннан аңа ветеринар-санитария экспертизасы үткәрелергә тиеш.
Ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итүне озакка сузмаска һәм бүгеннән үк консультацияләр ала башларга киңәш итәбез. Адресыбыз: ТР, Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы, Гыйсмәтуллин урамы, 5 йорт. Телефон: 8 (84370) 2-12-27.


Радик Сабирҗанов, район ветеринария берләшмәсе 
Начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев