Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

“Алар илгә Җиңү алып кайтты” китабы исемнәре кертелмәгән якташларыгыз булса, нишләргә?

Икенче бөтендөнья сугышы кырларында Җиңү яулап кайткан Татарстан уллары һәм кызларына рәхмәт билгесе йөзеннән чыгарылган бу китапны "Хәтер китабы" редакциясе Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә нәшер иткән. Әмма анда барлык якташларыбызның да исемнәре кертелмәгән.

Мин "Хәтер китабы" редакциясе белән элемтәгә кердем. Анда да минем фикер белән килештеләр. Хәзер "Алар илгә Җиңү алып кайтты" китабының икенчесен нәшер итәргә җыеналар. Бу уңайдан якташларыма үтенечем бар: канкойгыч сугыштан туган ягыбызга әйләнеп кайткан туганнарыгызның исеме беренче китапка кертелмәгән булса, алар турындагы мәгълүматларны тиз арада район ветераннар Советына тапшырсагыз иде. Аерым алганда түбәндәге мәгълүматлар кирәк: сугышчының исем-фамилиясе, атасының исеме, туган урыны, кайсы хәрби комиссариаттан чакырылу, сугышка алыну, аннан кайту еллары, хезмәт итү урыны, хәрби дәрәҗәсе, сугышчан вазифасы, сугыштан соңгы эш урыны һәм шөгыле, орденнары һәм мактаулы исемнәре, вафат булган вакыты һәм җир­ләнгән урыны.

"Алар илгә Җиңү алып кайтты" китабы барлык авыл китапханәләрендә дә бар. Әти-бабаларыгыз, туганнарыгызның исемнәрен анда барып та барлый аласыз. Элемтәгә керү өчен телефон: 21-6-19.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Алар илгә Җиңү алып кайтты”