Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Безгә язалар

Чүти мәктәбе укучылары яза.

Булганнан бар да була

Мәктәбебез укучысы Шәрәфетдинова Илсөяр Рифат кызы 1 нче сыйныфтан бирле бары бишле билгеләренә генә укый. Ул җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Әнисенә дә өй эшләрендә бик теләп булыша. Илсөяр пешергән пәрәмәчләрне, бәлешләрне ашап туймаслык. Ул кул эшләренә дә бик оста. Илсөяребез матур итеп тегә дә белә икән.Үзе теккән киемнәрдән сәхнәләрдә чыгышлар ясый.

Бу кыз укуда да сынатмый. Илсөяр ике ел рәттән технология буенча олимпиадаларда проект эшләрен яклап көч сынашты һәм призлы урыннарга лаек булды. Ә быелгы уку елы Илсөяргә аеруча уңышлы булды.Ул рус теле һәм рус әдәбияты буенча мәктәп ,район турларында җиңеп республикага чыкты.

Эльвира Тимершина, Чүти мәктәбе

Тыпыр-тыпыр биибез...

Быел безнең мәктәптә "Зөбәрҗәт" бию төркеме оешты. Аның белән Райлә Козлова җитәкчелек итә.Түгәрәктә без төрле халык биюләре өйрәнәбез. Күлмәкләрне дә үз көчебез белән тектердек. Башта өлгеләрен ясадык, аннан соң аларны Марина Мухина тегеп бирде. Күлмәкләребез матур, килешле килеп чыкты.

13 февраль көнне Мәлкидә узган "Йолдызлык" бәйгесендә район турына чыктык. Анда без "Казан кызлары", "Татар кызлары матур" биюләрен куйдык. Ә 19 февраль көнне район сайлап алу турында катнашып, гала - концертта катнашу хокукына лаек булдык.

Киләчәктә тагын да матуррак биюләр өйрәнеп,зур сәхнәләрдә чыгышлар ясарбыз, дип өметләнәбез.

Диана Леонтьева, 5 нче сыйныф укучысы, Чүти урта мәктәбе

"Җансыз курчаклар"га җан өрүчеләр

1996 елдан мәктәбебездә "Тамчылар" түгәрәге эшли. Аның җитәкчесе - югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Гарәфетдин кызы Хаматшина. Бу түгәрәккә йөрүче укучылар үзләренең тәүге иҗат җимешләрен шушында сынап карый.

Түгәрәгебезнең җанлы эшчәнлеге курчак театрын оештыруга этәрде. Башта курчакларны сатып алсак, соңрак үз кулларыбыз белән тегә башладык. Райондагы "Әкият" балалар курчак театры җитәкчесе Венера Сафиуллинаның да ярдәме зур. Яшь артистлар үзләренең осталыкларын мәктәптә генә түгел, район, республикада, күрше Чувашия Республикасында да күрсәтергә өлгерде. Аларның чыгышлары һәр җирдә җылы кабул ителә. Әле күптән түгел генә Зур Тәрбит башлангыч мәктәбе һәм "Карлыгач" балалар бакчасына йөрүчеләргә үзләренең күчтәнәчләрен бүләк итте.

Курчак театрының киләчәккә планнары зур. Яшь талантлар иҗади эзләнү белән яши.

Динара Әхмәтшина, 8 нче сыйныф укучысы, Чүти мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X