Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Борындыкның булган Мөдәррисе

Мөдәррис Галиуллинның тормыш иптәше Әминә 2009 елда, ирен, алты баласын ятим калдырып, бакыйлыкка күчте. Бик авыр булды Мөдәррискә бу югалту.

Мондый вакытта кайберәүләр югалып кала, ихтыяр көчен югалта, чарасызлыктан хәмергә үрелүчеләр дә бар. Әмма ул андыйлардан түгел, балалары турында уйлады. Аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузып, тормышлы итеп, гел терәк булып торырга кирәклеген аңлады. Ул, бер тотылган машина алып, халыктан сөт җыеп, май заводына илтә башлады.

Мөдәррис үз хезмәтен яратып башкара. Авыл халкы да аның эшеннән канәгать. Сөт акчасын үзвакытында биреп бара. Ул һәрвакыт эштә. Ял, бәйрәм көннәрендә дә шәхси хуҗалыклардан сөт җыя. Эш вакытында без аны фотога да төшереп алдык. 63 яшьтә булуына карамастан, ул егетләр кебек, чөнки һәрвакыт хәрәкәттә.

Иртән яшьләр эшкә киткәч, өйдә берүзем калам. Яшем олы булуы һәм авыруларым сәбәпле, миңа күтәрергә ярамый. Ә сөтне тапшырырга кирәк. Мөдәррис сөтне салкын көннәрдә хәтта өйдән дә алып чыгып китә, аннары чиләкне яңадан кертеп куя. Бусагадан узгач, матур итеп исәнләшә, хәлләрне сорый. Мин аңа бик рәхмәтлемен, чөнки ул кешенең хәленә керә белә. Мөдәррискә көн саен теләкләр теләп калам. Алга таба да юлларда хәвеф-хәтәрсез, исән-сау йөрергә язсын аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борындыкның булган Мөдәррисе