Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Бәрлебаш мәктәбе укучылары Спорт белән дус

Меңләгән, миллионлаган кешеләр спортны ярата, чөнки ул сәламәтлекне сакларга, үзеңне яхшы хис итәргә булыша.

Соң­гы елларда илебездә спортка аеруча зур игътибар бирелә башлады. Спортның бөтен төрләре буенча Спорт сарайлары ачылды. Әле төзеләселәре дә бик күп. Казанда һәр мәктәп каршында спорт мәйданчыклары булдырылды, спорт заллары яңартылды. Димәк, һәркемгә үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр барлыкка килде. Бүген бу аеруча әһәмияткә ия. Чөнки Казанда тиздән Бөтендөнья Унивирсиадасы узачак.

"Хәрәкәттә - бәрәкәт"-дигән әйтем белән Бәрлебашы укучылары да таныш. Безнең өчен ул әйтем көндәлекнең девизы булып йөри. Берәр спорт төрләренә багышланган чаралар үткәрел­сә, көт тә тор, анда бөтен укучылар да җыела. Спортны, физкультура дәресен барыбыз да ярата!

Көзге, язгы кроссларда, кышкы "Россииянең чаңгы юллары" , "Аҗаган" кебек спортка багышланган бәйгеләрдә актив катнашабыз. Спорт белән шөгыльләнү - сәламәт булу дигәнне сүз. Атнага өч тапкыр була торган физкультура дәресләрен аеруча зарыгып көтәбез. Хәтта тәнәфестә дә спорт белән шөгыльләнәбез - теннис, бадминтон уй­ный­быз. Менә шулай тырышып спорт белән шөгыльләнүебез нәтиҗәсез калмый, билгеле. Район күләмендә үткә­релгән чараларда да приз­лы урыннар алабыз. Шашка, шахмат төрен яратабыз. Илназ Галиев, Ранис Мусиннар беренче урынга лаек булды. Йөгерү буенча Айзилә Гыйламовага тиңнәр булмаган ярышлар да күп.

Универсиаданы, Сочида узачак Олимпиаданы каршылап, "Олимпиадага безнең ялкынлы кайнар сәлам!" дигән темага "Сәламәтлек театры" күр­сәттек һәм ике ел рәттән инде 2,3 урыннарны яуладык. Универсиада, олимпиадада катнашырга да сәламәт кешеләр кирәк.

Үз-үземне белә башлаганнан бирле сәяхәт итәргә яратам. Әни кая барса да, итәгенә ияреп, аның артыннан чаба идем. Кечкенәләр барысы да шулай инде, диярсез. Юк, мин күзәтергә яратам, кызыксынуым көчле. Әле шул "сәяхәт"ләрдән кайткач, әниемне мең төрле сорау белән аптырата идем: "Нигә шулай?" "Ник алай?". Юк, юк, әниләр сөйләшкәнне дә, кеше сөйләшкәнне дә тыңлаганнан соң туган сораулар түгел алар, ә табигатькә карата, тирә- юньдәге күренешләргә карата. Туган авылымны бик яратам, ә аның урамнары аша кайчак, күңелдән трамвай, троллейбуслар уздырам, самолет очырам. Менә шундый хыялый кыз булып туганмын. Бераз үсә төш­кәч, Казанны күрәсе килү теләге туды. Казанга килеп җиткәнемне сизмәгәнмен дә, чөнки юл буе "үз эшемдә" идем. Ә башкала мин күз алдына да китерә алмастай гүзәл иде. Күп катлы йортлар башыма ишелеп төшәләр төсле булды. Кунакка дип барган йортның баскычларыннан менәргә куркып, әнине аптыраткан идем. Ә әнием җайлап кына шәһәр белән авылның аермасын аңлатты. Кунак­ка гына дип барсак та, кечкенә генә булсам да, бик күп нәрсәләр истә калды ул чакта.

Ә хәзер Казан миндә генә түгел, дөньяның әллә кайсы читләреннән кил­гән­­­нәр­дә дә кызыксыну уята, мең төрле сораулар тудыра. Бу элек тә шулай булган, хәзер дә. Шәһәр­нең барлыкка килүе ту­р­­ын­да гына да әллә никадәр риваять яши! Күпме яу килгән анда, шәһәрне саклап калырга күпме көч кирәк булган! Сихри шәһәр ул Казан! Ул безнең күз алдында үсте, зурайды, матурланды. Быел җәй көне узачак Универсиада алдыннан башкалам танымаслык булып үзгәрде. Мин моңа бик шат, чөнки тагын берничә елдан студент булырга җыенам һәм шул елларымны Казан белән бәйләрмен дип уйлыйм. Мине үзенә җәлеп итеп торган урын - Казан Кремле. Кечкенә чакта сәгате үзенә тартып торса, хәзер инде Кремль тарихы, матурлыгы белән җәлеп итә. Казанга барган саен Кремль буйлап сәяхәт итәм. Кечерәк чакта мәктәп яны лагеренда ял иткәндә дә Казанга еш бардык. "Кая барасыгыз килә?" - дип сорасалар, мин: "Кремльгә!" дия идем. Ә хәзер инде мин зур, башкалам турында күп нәрсәләр беләм.

Тиздән Казан күп кунаклар кабул итәчәк. Башкаламның матурлыгын алар да күрәчәк, аның гүзәллегенә алар да сок­ланачак, әлбәттә. Мин дә Татарстан башкаласы белән чиксез горурланам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәрлебаш мәктәбе Универсиада 2013