Бу – безнең Язилә
Һәр мәктәпнең үз тормышы, үз мәшәкате. Укытучылар, мәктәп җитәкчеләре, укучылар бергәләп бер казанда кайныйлар. Кешеләр төрле булган кебек, укучылар да төрле.
Безнең Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбендә төрле авылларда яшәүче балалар белем ала. Бүген сүзем 10 нчы сыйныф укучысы Баһавиева Язилә Илгиз кызы турында. Сабыр, тыйнак, мәрхәмәтле, изге күңелле бу кыз турында бик күп язып булыр иде. Укуда да тырыш, тирән белемле. 1 нче сыйныфтан 10 нчы сыйныфка кадәр гел "5" билгеләренә генә өлгереп килде. Яхшы укучы кыз район, республика күләмендә дә балкый. 8 нчы сыйныфтан башлап, Казан федераль университетында татар лингвокультурологиясе буенча үтүче фәнни-гамәли тикшеренү эшләрендә катнаша, фәнни хезмәте махсус җыентыкта басыла. Ике ел рәттән Каюм Насыйри исемендәге фәнни-гамәли конференциядә катнашты. "Йолдызлык" фестивалендә "Конферанс" номинациясендә район турында уңышлы чыгыш ясады. Рус теле, татар теле, татар әдәбияты, химия, биология, математика фәннәреннән үткәрелгән олимпиадаларда район күләмендә беренче урыннарны яуласа, республикада татар теленнән икенче ел рәттән призер булды. Шулай ук ике ел рәттән "интернет - тур" да үтүче КФУ олимпиадасында (татар теленнән) катнашып, икенче турга узды һәм икенче урынга чыкты. Быел да 3 мартта барачак. Казан милли тикшеренү технология университетында үтүче математика олимпиадасында беренче урын, химия һәм биологиядән өченче урыннар яулавы да куандыра. Әле "Илһамлы каләм"дә катнашырга җыена. Ничек горурланмыйсың мондый укучыбыз белән? Горурланабыз, бик горурланабыз һәм алга таба да шундый зур уңышларга ирешүен, сәламәт һәм акыллы булуын теләп калабыз. Уңышлар сиңа, Язилә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев