И, туган тел!
Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган Халыкара туган тел көне елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә. Безнең мәктәбебездә дә бу көн уңаеннан "Туган тел" атналыгы үткәрелде. Ачык дәресләр, китап күргәзмәләре, әдәби - музыкаль кичәләр, интеллектуаль уеннарда укучыларның игътибары телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләренә юнәлтелде. Мәктәбебездә төрле милләт балалары укуын истә тотып,...
Башлангыч сыйныф укучылары арасында татар халык иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" дип аталган интеллектуаль уен уздырылды. Бу уен укучыларның туган телебезне ничек белүләрен тикшерү , бәяләү максатыннан үткәрелде.
" Туган телем - иркә гөлем " дип аталган әдәби-музыкаль кичә туган телгә һәм Габдулла Тукай шигъриятенә багышланды. Анда 5-7 сыйныф укучылары катнашты, татар һәм рус телләрендә шигырьләр яңгырады. Бөек шагыйребез шигырьләрен яттан сөйләделәр, төрле лингвистик уеннар, бәйгеләрдә актив катнаштылар. 8-9 сыйныфлар арасында үткәрелгән "Тел язмышы - милләт язмышы" дигән темага әдәби сөйләшүдә телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре кузгатылды.
Туган тел бәйрәме укучыларның яраткан бәйрәменә әйләнеп бара. Ул һәр халыкның телен, мәдәниятен саклауга үз өлешен кертә. Газиз туган телебез- татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк, сөеп үстерик. Туган теле барның - милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе, кадер - бәясе, хөрмәте бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев