Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Илсөяр Рәхмәтуллинаның Универсиада турында уйланулары

Универсиада…. Яңалыклар гына түгел, яңарышлар да алып килә безгә. Гасырлар чиген үтеп, Казан яшәрә, замана белән бергә атлый, вакыт дулкыннары астында калырга теләми. Киң юллар, метро, матур биналар сафка баса, кунакларны каршы алырга уңайлы булсын дип, халкы телләрне өйрәнә.

Казан-каланың тарихи эзләре тирән, урнашуы уңайлы, матур җирләре, мәһабәт биналары күп, кунакчыл халкы бар. Җөмһүриятебездә күп милләт вәкилләре яши һәм алар арасында татулык хөкем сөрә.

Меңьеллык тарихы булган Казан әле яшьлек чорын гына кичерә кебек, вакыт кысаларына буйсынмыйча, яшәрә генә бара. Әмма тарих битләренә гасырлар буена уелып язылган үткәне генә аның яшен чамаларга мөмкинлек бирә.

Казан... Бу исем аңа юкка гына бирелмәгәндер. Менә инде ничә гасырлар дәвамында анда тормыш кайный. Әйе, нәкъ утка аскан казан төсле кайный да кайный. Универсиада - Казанны кайната торган тагын бер бик зур вакыйга.

Озакламый аның тарих китабына зур вакыйга - Универсиада 2013 өстәләчәк. Бөтен дөньяны шаулаткан бу бәйгене мин дә көтәм. Абыем Казан шәһәрендә студент. Аның белән бергә мин дә Казандагы вакыйгаларны күзәтәм, барлыйм. Кызганыч, ул үзем студент булган чакка туры килмәде. Тугызынчы сыйныфта гына булсам да, киләчәккә планнарым зур. Туган ягымны үстерү, аның киләчәге өчен борчылам. Туып-үскән авылым кечкенә булса да, киләчәген өметле күрәм. Хәзер анда яшьләр кайтып, берсеннән-берсе матур өйләр төзи башладылар. Бу - яшәү шартларының уңай якка үзгәрүе белән бәйледер, - дип уйлыйм.

Казан шәһәрендә генә күпме студент укый. Алар бит һәрберсе башкалабызда уздырыла торган Универсиаданы үз күзләре белән күрәчәк, аның тере шаһиты булачак. Ул - яшьләр өчен кызыклы чара гына түгел, горурлык та. Татар илен­дә шундый зур бәйрәм үткәрү - барыбыз өчен дә зур горурлык. Универсиадага багышлап мин шигырь, хикәяләр иҗат итәм, күп белергә тырышам.

Универсиада....Казан... Бу сүзләр әле телләрдә мәңге сөйләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада