Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Иске Чәчкабның бер матур пары

Хөрмәтле редакция! Минем сезгә авылыбызның үзем хөрмәт иткән гап-гади бер гаиләсе турында язасым килә.

Узган елның июлендә Иске Чәчкаб авылында яшәүче Фәнзилә апа белән Раил абый Сибгатуллиннарның алтын туйлары булып узды. Гомер буе колхозда эшләгән, биш балага тормыш бүләк иткән бу парга карап сокланмый мөмкин түгел. Илле ел бергә гомер иткәндә төрле чаклары булса да, барысын җиңеп, балаларын чын кешеләр итеп тәрбияләделәр. Бүгенге көндә аларның барысы да исән-сау, уллары өйләнеп, кызлары кияүгә чыгып, һәрберсенең үз тормышы, үз оясы. Әти-әниләренә охшап, хезмәт яратып үстеләр. Олы кызлары Фирдәүсә яшьтән авылда дуңгыз фермасында эшләде, яхшы хезмәте өчен юллама белән Германия, Польшага кадәр барып кайтты. Хәзер Яшел Үзән шәһәрендә гомер кичерә, ире белән бер ул үстерделәр. Нуранияләре гаиләсе белән Казанда яши. Рәшит исемле уллары, армиядә хезмәт итеп кайткач, авылыбыз кызы Резедәгә өйләнеп, Яшел Үзәндә төпләнде. Төпчек кызлары Роза Борындык авылында яши, ире белән бер ул үстерәләр. Раил абый белән Фәнзилә апа уллары Васил белән киленнәре Наилә янәшәсендә яши. Васил озак еллар Кайбычта янгын сүндерү частенда хезмәт куя. Наилә белән өч бала үстерәләр. Раил абыйларның балалары да, оныклары да бик игелекле, тырыш, кешегә ярдәмчел булып үстеләр. Тирә-күршегә печән кайтса, бәрәңге алышырга кирәк булса, хәзер кереп булышалар.

Бәйрәм көннәрендә, ялларда өйләре гөр килеп тора, балалары, оныклары бергә җыелышып кайталар, капка төпләре машина белән тула. Раил абый белән Фәнзилә апа балаларына, оныкларына карап сөенә, үзләренең бала чакларын искә төшерә. Фәнзилә апа әтисе сугышка киткәндә 18 көнлек булып кала. Аның әтисен күргәне дә юк, белми дә. 12 яшьтән колхозның яшелчә бакчасында эшләгән, үсә төшкәч ат та караган, дуңгыз фермасында да эшләгән. Ә Раил абый гомере буе колхозда эшләп, хәзер дә тик ятмый, кулы балта эшенә оста булгач, аның кулы тимәгән йорт авылда сирәктер.

Менә шулай матур гына яшәп яталар алар. Балалары кайтуны Фәнзилә апа камыр ашлары пешереп каршы ала, сугыш афәтләрен күрергә язмасын, ди ул. Безнең балаларның кайтырга нигезләре бар, әти-әниләре исән-сау, безгә мондый бәхетле балачак булмады, сугыш комачаулады, диләр алар.

Менә шушы гаиләгә иминлек, йортларына бәрәкәт, Раил абый белән Фәнзилә апага озын гомер, тигезлек, саулык, бәхет телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Чәчкабның бер матур пары