Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Иске Чәчкабта ветеран укытучы яши

Гомер көзләрем килде, сигез дистәне түгәрәкләдем, дип хафаланмый Гөлсинә ханым Габитова. Җитезлеге, күркәм холкы белән балалары, оныклары янәшәсендә акрын гына тугызынчы дистәгә аяк бас­кан ул. Яшьләрчә зифа буй-сынына күз генә тимәсен! Уйлап карасаң, күпме авырлыклар кичерергә, тормыш йөген бер үзенә тартырга туры килгән аңа. Ире Назимның бакыйлыкка күчкәненә дә күп...

Олы кызлары Роза Казанда врач булып эшли, Гүзәл - психолог. Төпчек кызлары Венера әтисе юлын сайлаган. Химия, биология укытучысы һөнәрен үз иткән. Гөлсинә ханым бүгенге көндә төп нигездә - Иске Чәчкаб авылында улы Рөстәм, килене Рәзинә тәрбиясендә оныклары белән мәш килеп, гамәлен калдырмый тыныч кына гомер итә. Йортта һәр бала үз бәхете белән туа, диләр. Габитовлар гаиләсендә дә сагындырып кына дөньяга аваз салган тансык нарасыйлары Сөмбел уйнап йөри, әнә. Тиктормас, шук кызны һәркем ярата. Яраттыра да белә бит! Әбием, дип иңнәреннән кочып алуы гына да ни тора! Гөлсинә ханым үзе дә балаларны бик ярата. Яратмаса, 40 ел укытучы булып эшләмәс тә иде.
Тумышы белән Апас районы Янгилде авылыннан ул. Җиденче классны тәмамлаганнан соң, укырга керү турында уйлый башлый. Ә укырга керү өчен акча кирәк. Сугыштан соңгы еллар. Җәй айларында җиләк җыя, аны сатып аз булса да акча туплый. Казанда педучилище тәмамлаганнан соң, Апас мәктәбенә эшкә җибәрәләр аны. «Уку теләгем шундый зур иде, училище белеме белән генә чикләнмәскә булдым һәм читтән торып уку бүлегенә укырга кердем. Озакламый язмыш җилләре мине Иске Чәчкаб авылына китерде. Анда булачак тормыш иптәшем Назимны очраттым. Хезмәт юлыбызны бергәләп Ульянково авылында дәвам иттек. Мин балаларга рус телен өйрәтсәм, Назим химия, биология фәннәрен укытты. Беркайчан да укучыга «ике»ле куярга яратмадым, һәрчак балаларга ышандым. Укучыларым хәзер кайда гына яшәсәләр дә, сагынып кайталар. Күптән түгел 80 яшьлегемә бәйрәм ясап киттеләр. Зур урыннарда эшләүче укучыларымны күргәч, күземә яшьләр тулды," - дип яшьлеген, бүгенгесен искә алды Гөлсинә ханым.
Хезмәт юлын Иске Чәчкаб мәктәбендә тәмамлаган Гөлсинә ханым. Мәктәп коллективы аны матурлап лаеклы ялга озаткан. Бүген дә укытучыларын онытмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Чәчкабта ветеран укытучы яши