Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Кайбыч китапханәчеләре мирасыбызны барлый

Узган ел республикада Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителгән иде.

Шул уңайдан Кайбыч үзәкләштерелгән китапханәләр системасы авыллардагы филиаллары арасында "Мирасыбыз ядкәрләре" дип аталган иҗади конкурс оештырып, әлеге чарага җитди карап, эшне тиешле югарылыкта башкарып чыгучыларны билгеләде.

Ел дәвамында һәрбер китапханәче үз авылының тарихи урыннарын чагылдырган альбомнар төзеде, шул хакта видео-презентация ясады, ата-бабадан калган гореф-гадәтләребезне үз эченә алган бәйрәм чаралары үткәреп, элеккеге йолаларыбызны халык хәтерендә яңартты. Салтыйган авылы китапханәчесе Гөлсинә Камалова тарафыннан үткәрелгән "Аулак өй", Кошманнан Гөлия Сафиуллина төзегән сценарий буенча сәхнәгә куелган "Бәләкәч туе" йолалары моның ачык мисалы.

Китапханәчеләребез туган төбәкләренең тарихи мирасын барлау буенча шактый күләмле эш башкарды. Алар төзегән альбомнарда, презентацияләрдә туган якларының истәлекле урыннары, тарихи әһәмияткә ия булган корылмалар, халык авыз иҗаты әсәрләре, табигать күренешләре, йола, гадәтләр урын алды.

Нәтиҗәдә, Мәлки авылы китапханәчесе Нина Маланьева, Салтыйганнан Гөлсинә Камалова, Кошманнан Гөлия Сафиуллина, Мөрәледән Миләүшә Әхмәтова, Ульянководан Ольга Чернова, Корноуховодан Тамара Титовалар мирасыбызны барлауда иң җитезләре һәм өлгерләре булып чыкты. Тырыш хезмәтләре өчен алар дипломга һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Конкурста актив катнашучыларга да Мактау кәгазе, бүләк бирелде.

Элеккеге мирасын җуючыларның бүгенгесе - мәгънәсез, үткәне - караңгы, киләчәге билгесез була. Мирасыбызны барлап, аны киләчәк буынга тапшыручылар булганда йолаларыбыз югалмас әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч китапханәчеләре