Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Кайбычның туган көне уңаеннан шигъри бүләкләр

Юбилярга мәдхия Кайбычыма - егерме биш! Дөрли бәхет учагы. Аргамактай алга чаба, дәртле-дәрманлы чагы. Тарих өчен бер мизгел ул - нибары чирек гасыр, Районның йөзе ямьләнгән, билләһи танымассың! Якташларым хезмәтенә сокланып хәйран калдым. Чишмә күзләрен ачканнар - хөрмәтләп тәңкә салдым. Кояш нурына коенып сайрый Кайбыч тургае, Тук башаклар күкрәп үсәр,...

Юбилярга мәдхия
Кайбычыма - егерме биш! Дөрли бәхет учагы.
Аргамактай алга чаба, дәртле-дәрманлы чагы.
Тарих өчен бер мизгел ул - нибары чирек гасыр,
Районның йөзе ямьләнгән, билләһи танымассың!
Якташларым хезмәтенә сокланып хәйран калдым.
Чишмә күзләрен ачканнар - хөрмәтләп тәңкә салдым.
Кояш нурына коенып сайрый Кайбыч тургае,
Тук башаклар күкрәп үсәр, җитсен генә көз ае!
Безнекеләр тотынсамы төзелеш эшләренә?
Ялт иттереп куячаклар без кайткан төшкә, менә:
Күрче "Салават Күперен", ай нуры шуңа төшкән,
Кайбычлылар өлгер алар, җитешә һәрбер төшкә!
Татары, русы, чуашы - искиткеч бердәм халык
Иңгә-иң куеп яшиләр, бик зур эшләр майтарып.
Яшь имәнлекләр үстерү - иң изге максатлары
Мәһабәт имәнкәйләрем - Кайбычым солтанаты.
Флот тарихы башлана Кайбыч урманнарыннан
Петербург нигезенә безнең субай сугылган.
Кышкы Сарай идәненә тигез паркет җәелгән,
Беләсезме ясалганын нык Кайбыч имәненнән?
"Кайбыч колхозчысы" менгән пъедесталга бүген,
Юрый үткәнен белгәнгә өметле киләчәген.
Җитәкли бүген Кайбычны үзебезнең бөркетләр!
Ут йөрәкле, уңган, булган, кешелекле егетләр!
Бәйрәм белән, якташларым, уң булсын юлларыгыз,
Сөю тулы йөрәгегез, алтын шул кулларыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычның туган көне уңаеннан шигъри бүләкләр