Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Кошман мәктәбе укучылары лагерьда хәзинә эзләгәннәр

Җәйнең беренче ае - июньдә мин Ә.Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем мәктәбе каршында оештырылган «Кояшкай» лагеренда ял иттем. Лагерьда дусларым белән уйнау, укытучы-вожатыйларым белән һәр­көнне күрешү үзе шатлык иде.

Без, лагерьда ял итүчеләр, шушы 21 көн эчендә кайларда гына булмадык, ниләр генә күрмәдек, нинди генә уеннар уйнамадык. Һәркөнне пешекче апалар пешергән тәмле­дән-тәмле ризыклар ашадык, әле тагын печенье-конфетлар белән сыйладылар, җиләк-җимеш, яшелчәләр табыныбыздан бер дә өзелмәде.

Лагерьда узган берсеннән-берсе күңелле көннәр­нең иң истәлеклесе Зөя шәһәр-утраучыгына экскурсиягә барган көн булды. Беренчедән, бу шәһәрчекнең матурлыгын күреп сокландык. Мондагы музейларда булдык, халкыбызның үткән тарихы белән таныштык. Икенчедән, Иделдә рәхәтләнеп су коендык.

Тагын лагерьның иң соңгы көне истә калды. Ул көнне без «Хәзинәне тап!» уенының биремнәрен үтәдек. Һәр биремне үтәгән саен, төрле сюрприз-күчтәнәчләр­гә тап булдык.

Менә шулай бик тә күңелле, рәхәт булды безгә «Кояшкай» лагеренда ял итүләре!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошман мәктәбе укучылары