Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Мәлки айтишнигы олимпиадада күргәннәре белән уртаклаша

Гыйнвар ахырларында Казанда республика күләмендә үткәрелгән өченче буын IT-олимпиадасында мин дә катнаштым. Бу олимпиада компьютер нигезләрен үзләштергән пенсия яшендәге кешеләр арасында үткәрелә. Шуңа да күпләр аны "көмеш буын" олимпиадасы дип атый. Олимпиада да катнашучыларның иң өлкәненә 77 яшь иде.

Бүгенге тормышыбызга компьютер шулкадәр үтеп керде ки, хәзер аннан башка бер генә эш урынын да күз алдына китереп булмый, өйләрдә дә заман техникасы бар. Мин үзем беренче тапкыр компьютер артына 2007 елда утырдым. Баштарак кыен булды, әлбәттә, шуңа да белгечләрдән консультацияләр алдым. Компьютер техникасын үзләштерүдә балаларым зур ярдәм күрсәтте. Алар минем меңләгән сорауларыма җавап бирде, ничек эшләргә икәнлеген, аннан кирәкле мәгълүматларны эзләп табу юлларын күрсәтте. Өйдә скайптан даими файдаланабыз, аеруча тормыш иптәшем Валентина Петровна үз итә аны. Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә яшәүче оныгыбыз һәр көнне элемтәгә чыга. Ул әле бик кечкенә, шулай да бу могҗизалы "китап" - планшет аша Мәлкидәге әби-бабасы белән аралашырга мөмкин икәнлеген белә.

Компьютер безнең тормышыбызны күпкә җиңеләйтә. Аның ярдәмендә өйдән чыкмыйча гына врачка язылырга, коммуналь хезмәтләр өчен, телефонга түләргә, дәүләт органнарына мөрәҗәгать итәргә, көндәлек матбугатны күзәтергә мөмкин. Интернет челтәре аша радио тыңларга, яраткан тапшыруларны карарга була. Озак еллар Якутиядә яшәгәнгә күрә, "Ленинский вестник" район газетасы сайтына кереп, андагы яңалыклар белән даими танышып барам. Принтер, сканердан файдаланам, бу исә интернеттан теләсә кайсы материалны кәгазьгә чыгартырга мөмкинлек бирә. Интернеттагы яңалыклар тасмасы аша тәүлекнең теләсә кайсы вакытында дөнья, Россия, Татарстандагы соңгы хәбәрләр белән танышып барырга мөмкин. Шәхси электрон почтам бар, танышларым, хезмәттәшләрем белән элемтәдә торам.

Боларның барысы да компьютерда эшләү тәҗрибәсен арттыра. Теләк булганда, бар эшкә дә өйрәнергә була, шул исәптән компьютерга да. Ә тирән белем, мәгълүматлы булу һәрвакыт югары бәяләнгән. Беренче чыганаклардан иң дөрес мәгълүматны табарга да компьютер ярдәм итә.

Республика олимпиадасына әзерләнгәндә безне, компьютердан файдалана белүче пенсионерларны, Олы Кайбыч урта мәктәбенә чакырдылар. Анда районның төрле авылларыннан килгәннәр иде. Миңа мәгариф бүлеге белгече Нина Долматова, Олы Кайбыч мәктәбе укучылары - волонтерлар Диана Александрова, Анастасия Канашоваларның практик киңәшләре бик файдалы булды. Ә дәресләрне компьютер буенча укытучы Агния Шоркинадан алырга туры килде. Барлык остазларыма да рәхмәтлемен.

Казанга олимпиадага Хуҗа Хәсәннән Ольга Боярина белән бергә бардык. Анда катнашкан 109 кешенең алтысы гына призлы урынга чыга алды. Без урын яулый алмадык, әмма яңа дуслар таптык, компьютерда эшләү тәҗрибәбезне арттырдык.

Шәхсән миңа олимпиадада бик ошады. Без Казанда кунакханәдә яшәдек. Кремль, Универсиада авылы буйлап экскурсия оештырдылар, ике концертта булдык, кунакханәдә яшәдек. Җитәкчебез - "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Фәнис Гыйниятуллин безгә гел игътибарлы булды.

Бүген компьютер һәм интернет бик күп пенсионерлар өчен көндәлек ихтыяҗга әйләнде. Былтыр Татарстанда 76 мең пенсионер компьютер буенча белем алган. Безнең республика бу юнәлештә ил күләмендә лидерлар рәтендә. Ә Россия пенсионерларының беренче олимпиадасы Казан шәһәрендә 2015 елның августында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәлки айтишнигы олимпиадада күргәннәре белән уртаклаша