Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Мәлкидә ничә тегермән булган?

Мәлки авыл китапханәсенә Мәлки төп мәктәбенең 6 класс укучылары класс җитәкчеләре Светлана Александрова белән килде.

Китапханәгә авылыбызның мәдәни, гореф- гадәтләре тарихын сөйләү өчен Мәлки авылында яшәүче Александр Митачкинны да чакырган идек. Бу юлы без су тегермәннәре хакында әңгәмә алып бардык. Чынлап та, Мәлкидә ничә су тегермәне булган соң? Бу һәм безнең башка сорауларыбызга кунагыбыз Александр Митачкин җавап бирде. Авылыбызда сугышка кадәр һәм аннан соң дүрт тегермән эшләгән. Аларның өчесе Ырым, берсе Гөбенә елгасында урнашкан булган. Аларда тегермәнче булып Семен Ильяков, Петр Броматкин, Иван Андреев эшләгән. Китапханәдә музейдан кул тегермәннәре күргәзмәсе оештырылган иде. Укучылар күргәзмәне кызыксынып карады, Александр Митачкин сөйләгәннәрне игътибар белән тыңладылар. Ике төркемгә бүленеп, "Минем туган ягым" дигән темага викторина үткәрдек. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде.

Әлеге очрашуда без көз айларында тарихи урыннарга экскурсия оештырырга да килештек..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы Мәлки