Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Нәтиҗәле хезмәт

Һәр төбәктә мәгариф өлкәсендә намус белән хезмәт иткән мөгаллимнәр бар. Без, Иске Тәрбит урта мәктәбе коллективы, Зайцев Юрий Михайлович белән чын күңелдән горурланабыз.

Табигатьнең иң матур чагында Иске Тәрбит авылында Марфа апа белән Михаил Зайцевларның күп балалы гаиләсендә 1962 нче елда унынчы бала булып дөньяга кил­гән ул. Әтисе Михаил Зайцев озак еллар Иске Тәр­бит мәктәбендә укытучылык иткән: башта башлангыч сыйныфларда, ан­нары математика фә­нен­нән тирән белем бир­гән.

Юрий Михайлович та, мәк­тәпне уңышлы тәмамлагач, әтисе юлын сайлый. 1982-1984 нче елларда Әлмәт физкультура техникумында белем ала һәм хезмәт юлын Иске Тәрбит урта мәктәбендә укытучы булып башлап җибәрә. 28 ел, бу һөнә­рен­нән бер адым да чит­кә тайпылмыйча, физкультура һәм ОБЖ фәннә­реннән белем бирә.

Юрий Михайлович - районның тәҗрибәле педагогларының берсе. Ул үз эше­нең чын остасы. Юморга бай, мәзәкчән тел­ле, туры сүзле, оптимист укытучыны укучылар да якын күрә. Ул оештырган түгәрәкләргә теләп йөриләр, район күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда призлы урыннар яулыйлар. Мәк­тәбебез спорт буенча гел алдынгылар рәтендә. Өч дистәгә якын ел эчендә ничәмә-ничә ярышларда, бәйгеләрдә катнашылган. Аларда яуланган Мактау кәгазьләренең исәбе дә санап бетергесез. Гомер юлын, намуслы хезмәткә багышлаган укытучыны ата-аналар да хөрмәт итә.

Юрий Михайлович - бер дигән гаилә башлыгы. Тормыш иптәше Галина Николаевна белән, бер-берсенә ярдәм итешеп, бер-беренә терәк булып, күпләрне сокландырырлык итеп яшиләр, өч ба­ла тәрбияләп үстерәләр. Олы улы Вадим - шофер, МЧС хезмәткәре, кызлары Елена Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының 2 нче курс студенты, кече кызлары Мария 6 нчы сыйныфта белем ала.

Укытучының хезмәтенә иң югары бәя - өметләрнең аклануында. Килә­чәк­тә барлык теләк-омтылышларың чынга ашсың. Гаиләңә дә, эшеңдә дә һәрчак шулай кадерле булып кал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев