Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Олы Урсак авылында 50 ел бергә гомер итүче гаилә

Алтын туй - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабыр­лык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.

Олы Урсак авылыннан Фәния һәм Хәлим Кәримовлар гаиләсе - матур гомер кичергән парларның берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәй­лә­гән көннәргә дә инде 50 ел гомер үтеп киткән.

Гаилә башлыгы Хәлим ага сугыш башланырга берничә көн кала, дәһ­шәт­ле 1941 елның 18 июнендә Чүкри- Алан авылында дөньяга килә. Әти­се Кәрим сугышның беренче көннәреннән үк фронтка киткән. Тормышның бар авырлыгы әнисе Майсрур һәм Хәлим абыйның апасы - Нурсинә апа җилкәсенә төшә.

Олы Урсак авылына йөреп 7 класс белем алганнан соң, Хәлим абыйга башка уку мөмкинлеге булмый. Ул ат җигеп колхозда эшли башлый.

1946 елда Олы Урсак авылында дөньяга килгән Фәния апаның да балачагы Хәлим абыйныкы бе­лән охшаш була. Аның әтисе Нәбиулла абый да сугышка беренче көннәр­дән үк алына һәм 1943 елны, авыр яраланып, туган якларына әйләнеп кайта. Балачаклары бик күпләрнеке кебек авыр була һәм сугыштан соңгы елларга туры килә. Фәния апа туган авылында 8 класс белем ала. Авыр еллар була бу. Алты балалы гаиләдә икенче бала булып туган Фәния апага башка белемен дәвам итәргә туры килми, ул фермага таналар карый башлый. Матур, чая, эшкә уңган кызга Хәлим абый шул чакларда күз атып йөри. 1964 елны армия хезмәтен тутырып кайтканнан соң, яшьләр кавышып та куялар. Фәния апа Чүкри- Алан авылына килен булып төшә. Бу вакытта йортта каената, каенана һәм 91 яшьлек әби була.

-Матур яшәдек, зурдан кубып сүзгә килмәдек. Аллага шөкер, - дип искә ала ул көннәрне Фәния апа.

Бер-бер артлы ике уллары дөньяга килә. Заманалар авыр була.Ул вакытларда бик күпләр читкә китеп акча эшли. 10 ел бергә яшә­гәч, Хәлим абый белән Фәния апа да, төп йорттан аерылып, ерак Үзбәкстан якларына чыгып китә. Әйбәт кенә урнашалар алар чит җир­ләрдә. Торыр урыны да, эше дә табыла, тик туган якны сагыну хисе өч елдан соң аларны кабат туган илләренә әйлә­неп кайтырга мәҗбүр итә.

Туган авылларында җиң сызганып эшкә керешә яшьләр. Фәния апаны колхоз ашханәсенә эшкә алалар, ә Хәлим ага тракторга утыра. Хуҗалык яшәү өчен йорт бирә, каралты-кура төзиләр. Тормышлары җайланып, әкрен генә үз юлы белән тәгәри.

-Ул вакытларда ашха­нәләрдә хезмәт авыр иде. Мичкә брикетлар, күмер­ ягып, зур-зур кәстрүлләрдә ничә әбәд аш өлгертә идек. Чәчү, урак вакытларында эшчеләр бик күп килә иде, ризык вакытында өлгерсен өчен таңнан килеп, төнлә генә өйгә кайта идек, -дип хатирәләрен яңартты Фә­ния апа.

Күп еллар колхоз ашханәсендә, аннан балалар бакчасында пешекче булып эшләп лаеклы ялга чыга ул. Фәния апаның пешергән ризыклары телеңне йотарлык. Гомер буе авылдашларына да аш-су әзерләргә булышты. Туй, никах, юби­лей мәҗлесләре буламы, гел аны камыр ризыклары пешерергә, аш-су әзер­ләргә чакыралар иде. Хәлим ага күп еллар тракторда эшләгәннән соң, дуңгыз фермасына эшкә керә. «Фермаларда ул вакытта күп эш кул көче белән башкарыла иде, көне буе шуннан кайтып кермәдек, булсын дип эшләдек», ди Хәлим абый. Озак еллар дуңгыз фермасында эшләп лаеклы ялга чыга ул. Хәлим абый белән Фәния апа туган җанлы, мәрхәмәтле кешеләр дә.

-18 ел бергә кече улыбыз Илгизәр һәм киленебез Кадрия белән матур яшәп, ялгыз яшәүче авыру энебезне тәрбияләргә алындык,- дип сү­зен дәвам итте Фәния апа. -Ике улыбыз да үзебез кебек авылда төп­лә­неп калды. Олы улыбыз Илсур фермада эш­ли, икенче улыбыз Илгизәр, озак еллар ветврач булып эшләгәннән соң, хәзер үз хуҗалыгында атлар, сыерлар асрый.

Бүгенге көндә дүрт оныгы, бер оныкчыклары бар Кәримовларның.

- Эш, гаилә, балалар үс­те­рү, оныклар сөю шатлык-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, - ди бәхетле парлар.

Бер-берсенә булган җы­лы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган, иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән Кәримовларның алдагы көннә­рендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Урсак авылында 50 ел бергә гомер итүче гаилә