Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шигъри тәлгәшләр

Муллык чоры Көзләр була ике төрле: Берсе ел фасылы булып килә. Һәр ел саен кабатланып, Мул уңышлар алып килә. "Сентябрьдә син дә, мин дә бер", - дип, Борынгылар шуңа әйт­кән. Көз мәлендә туйлар колач җәя - Өстәлләрдә ризык сые арта. Икенчесен "гомер көзе" диләр, Килә ул гомернең ахырында. Кеше озын...

Муллык чоры

Көзләр була ике төрле:

Берсе ел фасылы булып килә.

Һәр ел саен кабатланып,

Мул уңышлар алып килә.

"Сентябрьдә син дә, мин дә бер", - дип,

Борынгылар шуңа әйт­кән.

Көз мәлендә туйлар колач җәя -

Өстәлләрдә ризык сые арта.

Икенчесен "гомер көзе" диләр,

Килә ул гомернең ахырында.

Кеше озын гомер юлы үткәч,

Егәрлеге беткәч, көче киткәч.

Кайберәүләргә ул килеп җитми,

Китә кеше аны күрми генә.

Кайберәүләр картлыкта интегә,

Кайберәүләр үтә җинел генә.

Көзләр икесе дә сынау итеп,

Тәҗрибәләр белән генә килә.

Ни чәчкәнең шулчак кү­ренә,

Гомер юлын искә тө­шерә...

Асия Гыйбадуллина, Мөрәле

Алтын чор

Сизмәдем мин көз килгәнен,

Җәйләр тиз үтеп кит­кән.

Агачларда сары күлмәк,

Соры болытлар күктә.

Кошлар да сизде көзне -

Җылы якка киттеләр.

Яңгыр ява һәр көнне -

Көз бит ул шулай ямьле.

Алтын көзне ясаганнар мени,

Сары, кызыл төстә бар дөнья.

Яратам мин көзне, бик яратам,

Мин гашыйкмын җиһанга.

Алинә Сибгатуллина, Бәрлебашы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X