Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Төркиядә яшәүче якташыбыз хатирәләре белән уртаклаша

Җәй җитүгә,Төркиядән туган авылымны сагынып кайтам.Быел ике балам, Төркиядә туып-үскән тормыш иптәшем Эсер Сойтекин белән бергәләп кайттык. Безнең якларның матурлыгына, тырыш халкына, туган телебез, йолаларның саклануына, төрле милләт вәкилләренең бер гаиләдәй дус-тату яшәвенә, аш-суыбызның тәмлелегенә исләре китеп килә аның. “Татар теле –җырлап тора”, – ди Эсер үзе. Кыска гына вакыт эчендә телебезне өйрәнде, барысын да аңлый. Бездә узган Авыл көнен әле дә сагынып сөйли ул. Төркиядә яшәсәм дә, туган авылым турында уйламаган бер генә көнем дә юк. Районыбыз яңалыклары белән кызыксыным торам. «Кайбыч таңнары» газетасы сайтына көненә әллә ничә кереп чыгам. Шатлыкларыгызга сөенәм, кайгы килсә, сезнең белән мин дә кайгырам.

Менә өченче елын инде туган авылым Кече Кайбычта Авыл көне гөрләп узды. Бу көнне ничек үткәрә башлавыбыз¬ның тарихы белән дә таныштырып узмакчы булам. Минем Кече Кайбычтагы мәдәният йортында эшләгән чагым иде әле. Авылдашларым Айрат Миңнуллин, китапханәче Рузалия Гыйматдинова белән киңәшләштек тә, урам көне уздырырга булдык. Югары очта матур итеп үткәрдек аны. Башка урамда яшәүчеләрнең дә безнең үрнәккә кушыласылары килде. Шулай итеп, бәйрәм Аръяк урамына күчте. Авыл халкы бу кечкенә бәйрәмне үз итте, яратты, аны көтеп ала башладылар. Менә шуннан соң инде уңган-булган авылдашым Алмаз абый Низаметдинов Авыл көне үткәрергә кирәклеге турында әйтте. Үзем дә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында авылыбызда узган бер җыелышта шушы мәсьәләне кузгаттым һәм хуплау таптым. Бу юлы да яраткан халкын котларга килгән иде ул.
Сәнгать дөньясында танылу алган Наил Галиев белән эшкә батыр Фәрит Зиннуров әлеге бәйрәмне үткәрү өчен янып-көеп йөри. Башланган эшебезнең дәвамлы булуына шатланам. Быелгы Авыл көнен гаиләм белән берлектә күрергә насыйп булды. Бәйрәмгә Сабантуйга җыелган кебек бүләкләр әзерләнде. Ул бүләкләр һәрберсенә кире әйләнеп кайтты, чөнки яңа туган сабыйдан алып, 90 яшьтән узганнарга да бүләк бирелде. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, дигәндәй, бүләкләрне шатланып кабул итеп алдылар. Кайсының туган көне, кемнең туе, күп бала тәрбиялиләр, кыскасы, берәүне дә игътибарсыз калдырмадылар. Безнең гаиләгә дә, яңа туган сабыебызга дип, Илдар абый Гарәфетдинов бүләге насыйп булды. Бу кадерле бүләкне, бәйрәм истәлеге итеп, Төркиягә алып киттек.
Авыл көне бик күңелле, матур узды. Бөек шагыйребез Тукай әйткәнчә, җил дә вакытында исте, яңгыры да вакытында яуды. Эссе дә, салкын да түгел иде. Аылдашыбыз Наилә үзенең тормыш иптәше Илнур Еникиев белән җырлады, матур җырлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. Казаннан дәү әтиләренә кунакка кайткан кечкенә Сөмбел балалар шагыйре Роберт Миңнуллинның "Алма бабай" шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Җырга, сүзгә оста, туган телебезнең тәмен белеп сөйләүче Наил Галиев бәйрәмне оста итеп алып барды.Тракторлар, мотоблоклар, атлар, велосипедчылар да узышты. Салют та аттылар, төнгә кадәр дискотека дәвам итте.
Авыл кешесенең байлыгына хәйран калырлык! Табыннар мулдан,“Сандугач” балалар бакчасында эшләүче кызлар коймак белән сыйлады, әби-апалар күчтәнәчләр белән килгән, казаннарда хашлама, пылау, уха пеште, берьюлы әлләничә самовар кайнап торды. Болар авыл халкының мул һәм бай яшәвен күрсәтә. Тырыш кешедән бар да була: уены да, эше дә. Авылым халкы рәхәт тормышта яши. Киләсе елларга да очрашырга насыйп булсын безгә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев