Ветеран белән очраштык
Үзе турында сөйләргә яратмый Бөек Ватан сугышы ветераны Кәлимулла абый Әхмәдуллин.
Шулай да оныкчыгы үтенече буенча, безне кабул итте. Бик тыйнак кеше ул. Диварда эленеп торган костюмындагы орден-медальләре, сугыш еллары турында Рәхмәт хатлары һәм фронттан язган хатлары сөйли аның турында. Сугыш башланганда, Кәлимулла абыйга нибары 17 генә яшь була. Иң авыр көннәрне без кичергәндә бик җиткән балакайлар, сезгә сугыш афәтләрен күрергә язмасын инде диеп, сүзен бик кыска тотты. Кызы Рәхимә апа, һәр балага тәм-томнар өләшеп, балаларның күнелен күрергә дә онытмады. Укучылар ветеранга үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырды. Без бабайга исәнлек-саулык теләп саубуллаштык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев