Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Яңа сулыш алган Кайбыч районы турында якташыбызның уй-фикерләре

Туган авыл, туган төбәк. Кем генә битараф калыр икән бу кадерле җисемнәрне искә алганда ? Бигрәк тә балачак хатирәләре күңелдә онытылмас булып кала. Әле кайчан гына сугышлы уйнап, парольләрне сер итеп саклап, казыган "окоп "ларыбызда качып яткан чаклар. Менә, раймаг, май заводы, инкубатор тирәсенә кадәр барып, "дошман"нарны эзлибез. ... Куллардагы...

Авылыбыз әле ул чакта район үзәге иде. Район җитәкчеләре Әхмәтгәрәев, Фәйрушиннарның кызлары белән уйнап, бакчабыз артында сулар коенып үстек. Урта мәктәпне укып бетергәнче район инде таркалды. Әле Буага, әле Апаска ташыдылар безнең байлыкны. Үзәк урамда матур булып үскән агачлар аллеясе дә (рәшәткәләр белән әйләндереп алынган иде), ателье, май, кирпеч заводлары, инкубатор, су тегермәне, типография дә юкка чыкты...
Ул еллардан соң шактый күп сулар акты. Районыбыз, яшь бала дөньяга аваз салгандай, яңадан туды. Ә без барыбыз да беләбез, яшь баланы чын Кеше итү өчен күпме көч, күпме вакыт, сәләт һәм акыл кирәген. Иң кыйммәте вакыт дияр идем. Вакытлар гына бушка узмасын!
Менә, яңа Кайбычка да 25 яшь тула. Күпме ул, азмы? Моны бездәге зур үзгәрешләр күрсәтә. Кайбычыбыз үсә, яңара, ныгый, матурлана! Адымнары нык, халкы тырыш аның, кайбычлылар - батыр холыклы. Бездә төрле милләт халыклары дус-тату яши. Авылларда һәр милләтнең үз гыйбадәтханәсе бар. Мәчетебез манарасыннан азан тавыш­лары бөтен авылга яңгырый. Район җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин белемле, иманлы җитәкче. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булган кешенең эше дә алга бара. Әле күптән түгел генә Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров белән әңгәмәдә катнашырга туры килде. Кайбычка барасы көннәре иде. «Без анда халык белән очрашкан идек инде, күркәм кешеләр яши икән Кайбычта. Ә район җитәкчесе, эшенең тыгыз булуына карамастан, вәгазь кичәсендә, башыннан ахырына кадәр безнең белән булды», - дип, җылы ихтирам хисләрен җиткерде.
Әйе, барына да өлгерә җитәкчеләребез. Телевизор, радио, гәҗитләрдән, Кайбыч турында җылы хәбәрләр ишетеп, күңел сөенә, горурлык хисе арта. Авылымны күреп күңел шатлана. Матур-матур йортлардан төзек урамнар калка. Асфальт юллар, тротуарлар барлыкка килә, таш юллар төзәтелә, кечкенә авылларда да юллар салына. Яшелләнә, чәчәк ата авылым. Сабантуй урыннары гына да ни тора! Әле кайчан гына утыртылган агачлар инде куе булып үсеп киткән. Әйтерсең лә яшь, чибәр кызлар-егетләр тигез сафка басканнар да, алга карап, зур җиңүләргә өндәп бара. Ә чишмә суына илтүче юл - үзе гаҗәеп матур аллея !
... Менә тагын бала чакка кайтып барам. Аръяк - зират буйларында, сазга бата-бата сарык, бәрән эзлибез. Җир үзенә суыра торган урыннар. Ә хәзер монда ясалма күл - үзе бер гүзәллек, могҗиза! Парк, шугалак, бассейнында яше-карты ял итә, сәламәтлеген ныгыта. Өлкәннәр бассейнда йөзә, инде күп еллардан бирле җитәкчеләре Әлфия Закирова белән гимнастика ясыйлар. Сәламәтлек, гүзәллек булган җирдә начарлыкка урын калмый. Күңел ачу чаралары, концерт-театрлар, спорт уеннары, ярышлар даими үткәрелә. Алдынгылыкны бирми кайбычлылар. Әле бер миллион сум белән дә бүләкләнгәннәр, Яңа ел алдыннан оештырылган республикакүләм ярышта җиңгәннәр!
Ә әфганчы батырлар хөрмәтенә ачылган һәйкәл, уяу булыйк, инде кабатланмасын ачы югалтулар, дип искәртеп тора сыман. Җитәкчеләрнең, халык гозеренә игътибарлы булып, күркәм эш башкарулары зур ихтирамга лаек. Бик күп эшләр башкарыла районыбызда. Дәвамлы булсын алар. Тормыш бит ул - океандагы зур кораб. Аның штурвалы ышанычлы кулларда. Ә җилләр, давыллар була тора. Аумасын, туры юлдан тайпылмасын корабыбыз! Бергә булыйк, бердәм булыйк, авылдашлар, райондашлар. Бергәлектә - бөтен көч!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа сулыш алган Кайбыч районы турында якташыбызның уйфикерләре