Яраткан әтием
Һәр кеше дә әтисен бик тә яратадыр. Мин шулай. Чөнки ул бик яхшы кеше. Көчле, батыр, тәртипле.
Әтием Ватанны саклаучылар көнен һәр елны көтеп ала. Чөнки ул Совет Армиясендә хезмәт иткән, автомобиль частендә сержант булган. Армиядә хезмәт иткән вакытларын әле дә сагынып искә ала.
Хәзерге вакытта газ участогында мастер булып эшләүче әтиемне эш урынында хөрмәт итәләр. Һәр эшне яратып, төгәл итеп башкаруы белән үрнәк ул. Әти мине олыларның сүзен тыңларга, тәртипле булырга өйрәтә. Беренче хәрефне танырга, беренче санны язарга да әтием өйрәтте.
Әти безгә бик кирәк,
Безнең өчен ул терәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев