Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Язгы шәфкатьлелек атналыгында Кошман укучылары кизләүләрне чистартты

Шәфкатьле, иманлы, ярдәмчел булу - безгә элек-электән әби-бабайларыбыздан мирас булып калган. Безнең Кошман мәктәбендә "Язгы шәфкатьлелек атналыгы" үткәрелде.

Ул 20-27 нче апрель аралыгында узды. 4 нче сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен чистартты. Авылыбыз кизләүләргә бик бай. Һәр елны аларның тирә-юнен чистарту безнең бурычыбыз булып тора. Быел да 8-9 нчы сыйныф укучылары кизләү буйларын чистартуда зур тырышлык куеп эшләде. Ул көнне башка сыйныф укучылары мәктәп тирәсен җыештырды. Мәктәп - икенче йортыбыз булгач, аны чиста итеп саклау да безнең бурыч бит!


Изгелек эшлим дигән кешегә мөмкинлек чыгып кына тора: ятим балаларга ярдәм итү, авыру балаларга акчалата булышу, кием-салым һәм башка мәктәп кирәк-яраклары бүләк итү. Атналык кысаларында гына түгел, олы кешеләргә без һәрвакыт ярдәм итәбез.
Сыйныфташлар белән яхшы мөгаләмәдә булу, начар сүзләр кулланмыйча гына аралашу, хәл белешү дә - изге гамәл, дип уйлыйм мин. Кемгәдер яхшылык эшләгәч, күңелдә канәгатьләнү хисе туа. Бик рәхәт булып китә. Янәшәбездә яхшы күңелле кешеләр булса, дөньяда яшәве күпкә җиңелрәк, күңеллерәк булыр иде. Күркәм сыйфатларга ия булганда гына кеше тормышта үз урынын табар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Язгы шәфкатьлелек атналыгы” Кошман мәктәбе