Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Зур Урсак балалары Буа шәһәренең су коену бассейнында булып кайтты

Җәйге ялның уналтынчы көнендә Зур Урсак урта гомумбелем мәктәбендәге "Кояшкай" лагеренда ял итүче балалар Буа шәһәренең су коену бассейнына барды.

Автобус мәктәп каршысына билгеләнгән вакытка килеп туктады. Һәр бала, куркынычсызлык каешларын эләктереп, үз урынына утырды. Ара ераклыгы сизелмәде дә, чөнки автобус укучылар җырыннан гөрләп торды. Каршыбызда Буа су бассейны бинасы. Ун минут чамасы шәһәр табигате белән хозурланып алганнан соң, безнең өчен бирелгән вакыт килеп җитте. Без комплексның эченә үттек. Душта коенганнан соң, су коену киемнәрен киеп, бассейндагы суга төштек. Малайлар укытучы Рамил Нуриев күзәтүе астында коенды, ә кызлар - минем карамакта. Тәрбияче Римма апалары, читтән күзәтеп, фотога төшереп торды. Кемдер жилет киде, арада йөзә белүчеләре дә бар. Әнә, дүр­тенче сыйныф укучысы Рушан Биктаһиров, суны колачлый-колачлый, рә­хәт­ләнеп йөзде. Күңелем бе­лән үзем дә балачакка, Бәрле елгасында су коенган чакларыма кайтып килдем. Киңәт кыңгырау тавышы яңгырады. Ни кызганыч, безгә бирелгән вакыт төгәлләнде, әмма балаларның бер дә судан чыгасылары килми шул. Бассейн хуҗаларына рәх­мәт әйтеп, киләсе елга да тагын килү теләге белән кайтыр юлга кузгалдык. Ә безгә, тәрбияче апалары һәм Рамил абыйларына, балаларның шатлыктан балкыган йөзлә­рен күрү­дән дә зур бәхет юк иде. Бу көн балалар күңелендә озак сакланыр, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Буа шәһәренең су коену бассейны Зур Урсак балалары

2
X