Бер очрашу – үзе бер гомер
"Әлләри-гөлләри, аягымда сандали. Сандали түгел, пима - яшь күңелемне тыйма!" дип җырлаган ансамбльгә кушылып моңланганда, кичәгә килгән өлкәннәрнең күңелендә яшьлек хатирәләре яңарды булса кирәк.
Казаннан килгән кунаклар - җырчы Гүзәл Маликова җитәкчелегендәге ветераннар ансамбле чыгышы Кошман мәктәбенә Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган бәйрәмгә җыелган әби-бабайларны җырлатты да, елатты да. Кемдер яшь, гайрәтле чагын искә алды, кемнеңдер бакыйлыкка күчкән якын кешеләре күз алдыннан узды, кайберәүләр бүгенгесе өчен сөенеп, картлык көнендә ялгыз булмауларына шатланды кебек. Бу кичерешләр кычкырып әйтелмәде, билгеле. Барысы да ак-пакь яулыклы әбиләрнең, түбәтәйле бабайларның йөзендә, күзләрендә чагылды...
Әлеге буынга сугыштан соңгы авыр елларда җигелеп эшләргә, берничә үзгәреш чорын кичәргә туры килгән шул. Язмыш җилләре сынаганда да сынмаган-сыгылмаган өлкәннәребезнең кайберләренә әле бүген дә борчу-мәшәкатьләр белән яшәргә туры килә. Бигрәк тә ялгызларга авыр. Бераз гына игътибарлырак булып, кирәк чакта ярдәм кулы сузсак - өлкән буынга рәхмәтебезне җиткерү шул буладыр...
Безнең әби-бабайлар әле бүген дә сер бирми. Оныкларын, якыннарын кайгыртып яши бирәләр. Әнә, Наилә апа Яруллина бәйрәм белән котларга килгән район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдар Шакировны БДИ тапшыру турындагы соравы белән таң калдырды. Хәер, араларында олы яшьтә булып та, күңел халәте белән 18 яшьлектәй булганнары байтак. Ансамбль артистлары белән кушылып вальс биегәндә, зәлидә әйләнгәндә кан басымы да, буыннар сызлавы да сизелми, күрәсең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев