Бәйрәмегез ничек узды?
Ел буе көтеп алган могҗизалы бәйрәм - Яңа еллар да артта калып бара. Хәер, Кыш бабай белән саубуллашырга әле иртәрәк, алда Иске Яңа ел көтә бит! Кызу эш атнасы башланып китте. Аңа нинди уй-планнар белән керешүләре һәм бәйрәмнең иң истә калган мизгелләре хакында укучыларыбыз фикерләре белән уртаклашты.
Рамилә Сөнгатуллина, район мәдәният бүлеге начальнигы: Бәйрәм дә, аннан соңгы яллар да кызу эш вакыты булды. Яңа ел төнен өйдә, якыннарым янәшәсендә уздырдым, дисәм дә, эштән аерылмадым - нибары бер генә сәгатькә бушый алдым. Бу юлы 31 декабрьдәге бал-маскарадка да яңалыклар кертергә тырыштык: фойеда балаларга уеннар оештырып, бик күп бүләкләр тараттык. Яңа елның беренче көнендә лоторея билетлары уйнатылды. 7 гыйнварга кадәр һәркөн яшьләр өчен дискотека узды. 4се көнне Фидан Гаффаров һәм Ләйлә Дәүләтова концерты шыгрым тулы залда үтте. Районыбыз авылларында да бәйрәм тамашалары бик күңелле узды, берничәсен үзем дә барып карарга тырыштым.
Яңалыгыбыз бар: хореограф Ринат Хәйруллин белән берлектә оештырылган "Яшьлек" бию коллективы үзенең беренче чыгышын тамашачы хозурына тәкъдим итте. "Печән өсте" дигән бию бик матур килеп чыкты. Күрми калучылар төркем чыгышын Иске Яңа ел уңаеннан 13 гыйнварда узачак район башкарма комитеты оештырган концертта да күрә алачаклар. Гомумән, бию төркеменә зур өметләр баглыйбыз. Кечкенәләрдән төркем оештырырга да теләк бар, теләүчеләрне кабул итәчәкбез.
Чулпан Камалиева, пенсия фонды идарәсе начальнигы:
Яңа ел бәйрәмен элек-электән гаилә бәйрәме буларак кабул итәбез. Өйдә күңелле итеп үткәрү гадәткә кергән, балаларыбыз, туганнар белән бергә. Тормыш иптәшем Ринат та, мин дә аҗдаһа елында туганбыз, үз стихиябезгә тартылу сизелә. Ишекләр һәрчак киң итеп ачылган: дус-иш, туган-тумача кунакка килгәнгә шатланып торабыз.
Гадәт буенча, мәдәният йортындагы тамашаны карадык, урамда салют аттырдык. Быел да Кыш бабай бүләкләрен бакчабызда калдырган иде. Зур-зур итек эзләре буенча барып, аны да эзләп таптык. Ел спортка багышланыр, мөгаен, юмарт бабакаебыз чаңгылар калдырып киткән!
Идарә коллективы өчен дә ел уңышлы тәмамланды, бәйрәмне 30 декабрьдә К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында узган "Кыш бабай, Кар кызы һәм Салават" тамашасында уздырып кайттык. Шөкер, табышларыбыз күп булды узган елда. Быел да шулай булсын, югалтулар турында колак ишетмәсен, дигән теләктә яңа хезмәт елын башлап җибәрдек!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев