Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Иске Тәрбиттә узган ел гына ачылган күп функцияле үзәк янына яңа һәйкәл комплексы төзеп куйганнар. Фоторепортаж

Бәйрәм тантанасына килгән авылдашларын котлап, авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев чыгыш ясады һәм һәйкәл комплексы төзелешендә катнашучылар, матди ярдәм күрсәткән барлык авылдашларына рәхмәтен белдерде.

Әлеге авыл җирлегендә бер генә Бөек Ватан сугышы ветераны калмаган, шуңа һәйкәл комплексын ачу хокукы тыл хезмәтчәннәре Акулина Гуслина белән Магдалина Каргинага бирелде. Һәйкәл өстенә авылдашлары - Советлар Союзы Герое Михаил Кузьминның бюсты урнаштырылган. Һәйкәл янындагы мәңгелек утны кабызу хокукы геройның сеңлесенең улы Кузьма Абульхановка бирелде. Сүз район башлыгы Альберт Рәхмәтуллига бирелде:

- Тәрбитлеләрнең бәйрәм тантанасына зур әзерлеге күренеп тора, шундый матур һәйкәл комплексы төзеп куйгансыз. Район үзәгендә дә зур эшләр башкарыла. Белгәнегезчә, сугыш чорында районыбыз колхозчылары фронт өчен авыр бамбардировщик төзетеп, аны Советлар Союзы Герое Владимир Обухов экипажына тапшыра. Без шул самолетның макетын ясаттык. Ул самолет тыл хезмәтчәннәре истәлегенә куелды.

- Иске Тәрбит авыл җирлегенә кергән авыллардан фронтка 626 кеше киткән. Шуларның 219ы гына туган якларга әйләнеп кайткан, 407 якташыбыз яу кырында башын салган. Барыгызны да бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләремне җиткерәм, - диде авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Галина Семенова.

Дәһшәтле сугышта катнашкан авылдашларын бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, һәйкәлгә веноклар, чәчәкләр куйдылар.

Тантана Иске Тәрбит урта мәктәбе укучыларының чыгышы белән үрелеп барды. Укучылар кичке сәгать сигезгә кадәр мактаулы каравылда тора. Тыл хезмәтчәннәре мул итеп әзерләнгән табын артында яшьлек елларын искә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Тәрбиттә узган ел гына ачылган күп функцияле үзәк янына яңа һәйкәл комплексы төзеп куйганнар. Ф...