Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Кайбыч үзенең яшь талантларын барлый

Шушы көннәрдә район үзәк мәдәният йортында керәшен җырларын яшь башкаручыларның республика күләмендәге «Туым җондызы» — «Рождественская звезда» фестиваленең район этабы узды.

/images/uploads/ckeditor/JPG/6572cfba5e356_DSC_0069.JPGФестивальнең сайлап алу турлары моңа кадәр Казан шәһәрендә, Чистай, Әлмәт, Кукмара районнарында үткән.

Әлеге фестивальнең максаты — керәшеннәрнең үзенчәлекле мәдәниятен саклау һәм үстерү, керәшен халык җырларын башкаручы талантлы үзеш­чәннәрне барлау, иҗат коллективларының осталыгын арттыру. Бәйгедә катнашучылар «Халык вокалы», «Фольклор-эстрада вокалы», «Фольклор-этнографик коллектив» номинацияләрендә чыгыш ясады.

Жюри составында этномузыколог, сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Кашапова, "Бәрмәнчек«нең солисты, хормейстеры, Татарстанның атказанган артисты Оксана Дмитриева, «Туганайлар» газетасы редакциясенең баш редакторы Юлия Губина һәм Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең әйдәп баручы белгече, Олы Тәрбит авылында туып-үскән Марина Казакова эшләде.
Мәлки ягы керәшеннәренең гореф-гадәтләре, йолалары республиканың башка районнарында яшәүче карендәшләрнекеннән шактый аерыла. Сездә дә ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны саклауга, аларны яшь буынга җиткерү буенча зур эш башкарыла. Бүгенге фестивальгә килгәндә, анда төрле милләт балаларының керәшен җырларын тиешенчә башкарулары ачык чагылды, — диде жюри рәисе Эльмира Кашапова. — Дөрес, кайбер җырчыларның, ансамбльләрнең башкару осталыгын арттыру өстендә эшлисе бар әле. Сәхнәдә үзләрен киеренке тотучылар да бар. Аларның остазларына бу юнәлештә эшләргә кирәк. Балаларны бәйгегә әзерләгән педагогларга рәхмәтем зур.
 

Жюри составындагы Марина Казакова (Тараканова) мәктәптә укыган елларында үзе дә шушы фестивальдә актив катнаша иде. Ул Казан сәхнәләрен яулады һәм, консерватория тәмамлап, сәнгать юлыннан китте.

Призлы урыннарга чыгучыларның иң осталарын, кабат сайлап алу туры үткәреп, фестивальнең Казан шәһәрендә үтәчәк гала-концертына чакырачаклар. Алар гран-при өчен көрәшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев