Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Кайбычта Халыкара балаларны яклау көне узды

Бәйрәм уңаеннан “Имәнлек” ял паркында барлык мәктәпләрдән килгән балалар, укучылар, аларның остазлары катнашында Сабантуй үткәрелде.

Төрле уеннар, җыр-биюләр, бүләкләүләр белән бергә үрелеп барган бәйрәм быел да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Ул РФ Президенты игълан иткән Гаилә елы уңаеннан «Гаилә өчен зур яллар» проекты кысаларында үтте.

Яшь дусларын котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде. Ул балаларга бәхет-шатлыклар, җәйге каникулларының күңелле узуын теләде, бердәм дәүләт имтиханнарының да уңышлы узачагына ышанычын белдерде. Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңгән укучылар һәм аларның укытучыларын бүләкләде. «Авыл денс» халык балалар бию коллективына, Бәрлебашы мәктәбенең «Яшь экологлар» отрядына йөрүче укучыларга, «Без бергә» фестивале җиңүчеләре һәм аларның педагогларына бүләкләр тапшырды. Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, укучыларны бәйрәм белән котлап, аеруча зур уңышларга ирешүчеләрне тәбрикләде.

Җәмәгатьчелек тәртибен саклаудагы югары уңышлары өчен Олы Кайбыч мәктәбенең "Форпост"отряды мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатына һәм акчалата сертификатка лаек булды. Бу мәктәпнең физкультура укытучысы Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге хоккейчылар командасына да шундый ук бүләк тапшырылды. Әлеге мәктәпнең байрак йөртүчеләренә, яшь армиячеләренә, Олы Подберезьедагы яшь армиячеләргә акчалата сертификатлар бирелде. Иске Тәрбит мәктәбенең юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары командасы да юллардагы иминлекне профилактикалаудагы яхшы эшчәнлекләре өчен бүләкләнде.

Гаилә елы уңаеннан актив әти-әниләрне, Олы Кайбыч мәктәбенең ата-аналар комитетын да сәхнә түрендә хөрмәтләделәр.

Гаилә эстафеталары, викториналар үткәрелде. Аттракционнар, төрле уен мәйданчыклары тирәсеннән балалары өзелмәде, рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Сатучылар да балалар арасында аеруча популяр булган уенчыклар, тәм-том белән сәүдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев