Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Кошман авылы мәдәният йортында узган Яңа ел тамашасы мизгелләре

Елның соңгы кичендә мәдәният йортларында бәйрәм тамашалары үткәрү - электән килгән матур гадәт.

Яңа елны каршылаганчы, гаилә белән клубка барып, концерт карап, төрле уеннарда катнашып, күптән очрашмаган таныш-белешләрең белән күрешү, лотереяда бүләкләр оту — бәйрәм киченең күңелле мизгелләре.

Яңа ел сәгатьләре сугарга санаулы гына сәгатьләр калып барганда, кошманлылар һәм авылга кунакка кайтучылар да мәдәният йортына җыелды. Бәйрәм тамашасы быел да күңелле үтте. Ул мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәр һәм балалар чыгышы белән үрелеп барды.

Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, барысын да бәйрәм белән котлап, һәр кешегә исәнлек-саулык, һәрбер йортка бәхет һәм иминлек, ил-көннәребезгә тынычлык, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбызның туган ягыбызга исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде. Бәйрәм кичәсенә Кыш бабай һәм Кар кызы да килде. Балалар аларга шигырьләр сөйләп, күчтәнәчләр дә алдылар. Җыр-биюләр генә түгел, уеннар да күп иде. Аларда олысы да, кечесе дә катнашты. Урамда да, сәхнә түрендә дә матур итеп чыршы бизәлгән иде.

Кичә, гадәттәгечә, лотерея белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев