Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Кайбычта «Аулак өй - көрәш» бәйгесе узды

Район мәдәният йортында узган җыр-биюле әлеге чара бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлына, иҗатына багышланды һәм ул ике өлештән тора.

Беренче өлештә - укучылар, икенчесендә өлкәннәр туган телебезне, Тукайның биографиясен һәм шигырьләрен, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне, йолалаларны яхшы белүләрен, халкыбыз яраткан җырларны оста башкаруларын күрсәтте. Биш мәктәп, дүрт авыл командасы иң яхшысы дигән исем алу өчен тырышты. 
"Аулак өй - көрәш"  - төбәкара проект. Аның идея авторы һәм җитәкчесе Сәрия Закирова әйтеп узганча, максатлары - ата-бабалардан килгән бай мирасны саклау белән бергә аулак өйләрдә, милли бәйрәмнәрдә башкарылучы җырлы-биюле уеннар аша туган телгә, мәдәниятебезгә хөрмәт уяту. 
Район башлыгы урынбасары  Рәмис Хәялиев үзенең сәламләү чыгышында бу проектның зур әһәмияткә ия булуын һәм аны тормышка ашыручыларның мөһим эш башкаруын әйтте. 
Никадәр талантлар бар бездә, сокланып туймаслык! Балалар да, олыларда сәхнәдә ут уйнатты. Сүзгә осталыклары да исең китәрлек. Сәрия ханым әйтүенчә, телләрендә сандугач сайраталар. Ул үзе дә кимен куймады, шигырьләр сөйләде. Татар әдипләренең иҗатын яхшы белүе дә хөрмәткә лаек. 
Командалар үзләре белән таныштырырга, аерым сүзләрдән шигырь китереп чыгарырга, йола сәхнәләштерергә, "Йөзек салыш" уенындагы биремнәрне үтәргә тиеш иде. Укучылар "Кем миллионер булырга тели?" уенында катнашса, олыларга бирелгән бер сүзне кертеп, такмаклар иҗат итеп җырларга кушылды. Аларга Апас районының Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы, Татарстан Республикасының мәгариф отличнигы Ранис Әхмәтшин, ТР Милли китапханәсендә 28 ел эшләп, хәзер төрле проектларда катнашучы Гөлшат Әюпова һәм үзебезнең җирле хезмәткәрләрдән торган жюри бәя бирде. 
Нәтиҗәдә, укучылар арасында Олы Кайбыч мәктәбенең "Тукай оныклары" командасы беренче урынны яулады. Кошманның "Ышаныч" командасы икенче урынга лаек булды. Иске Чәчкаб мәктәбе укучылары өченче урында. Алар да командаларын "Тукай оныклары"дип атаган. Дүртенче урында - Хуҗа Хәсәннең "Мирас" һәм бишенчедә Чүти мәктәбенең "Карлыгач" командалары. Олы Кайбыч һәм Кошман мәктәпләре укучылары "Аулак өй - көрәшнең" февраль аенда Казанда узачак финал бәйгесендә катнашу хокукына ия булды. 
Олылар да сынатмады. Нинди генә һөнәр ияләре юк иде алар арасында. Шунысы үзенчәлекле, һәр дүрт команданың да гармунчылары бар иде. "Кошман энҗеләре" һәм "Кайбыч кызлары" командалары үзләрен иң яхшысы дип танытты. Алар "Ага базар" этномәдәни фестиваленә чакыру алды. Анда җиңү яулаучылар Санкт - Петербург шәһәрендә "Аулак өй - көрәш" күрсәтәчәк. "Чүти мишәрләре" һәм Борындыкның "Якты йолдызлар" командалары икенче урынга лаек булды. Барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды, укучыларны бәйгегә әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары да сәхнәдә хөрмәтләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев