Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Бәйрәм кайтавазы

Мөрәле авылында яшәүче Әлфия һәм Фәргать Сибгатовлар «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булды

49 ел буе үзара мәхәббәт һәм хөрмәттә яшәүче бу парга әлеге бүләкне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан үткәрелгән тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.

Фәргат Хәлил улы Мөрәледә туып-үскән. Буа районының Адав-Толымбай авылы кызы Әлфияне юллама белән Мөрәлегә фельдшер итеп җибәрәләр. Язмыш аларны әнә шулай очраштыра. Өч ел очрашып йөргәч, гаилә коралар. Өч бала тәрбияләп үстереп, алты оныкларын сөю бәхетенә ирешәләр. 

Ирле-хатынлы Сибгатовлар хәзер икесе дә лаеклы ялда. Әлфия Гарифулла кызы 37 ел гомерен медицинага багышлаган. Фәргат абый хезмәт эшчәнлеген 20 яшеннән башлый. Аннан сон төрле оешмаларда житәкче була. «Кайбычагрохимсервис» җәмгыяте директоры булып эшләп, пенсиягә чыга. 

«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале Гаилә һәм тугрылык көне уңаеннан тапшырыла. Әлеге медальгә 25 елдан артык законлы никахта бергә гомер кичергән, җәмгыятькә файдалы эшләр башкарган, акыллы, тәүфыйклы балалар тәрбияләп үстергән, халык арасында абруй казанган парлар лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев