Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Кайбычта өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Бүген Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында Халыкара өлкән яшьтәгеләр ункөнлеге уңаеннан “Ә йөрәктә яшьлек җырлый” дип исемләнгән зур концерт булды.

 Әле шушы араларда гына билгеләп үтелгән Әтиләр көне уңаеннан да котлаулар булды. 
Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайнар котлады. Соңгы араларда юбилейларын билгеләп үткән өлкәннәргә Рәхмәт хатлары, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Алар төрле авыл җирлекләрендә яшәүче өлкәннәребез иде. 
Концертта төрле авылларда эшләп килүче фольклор ансамбльләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады. 
 Тантананы танылган артистлар Азат Закиров һәм Динә Латыйпова алып барды. Татарстанның атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар чыгышы концертка тагын да ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев