Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев Бөтенроссия Сабантуенда катнашты
Июньнең соңгы шимбәсендә Пермь өлкәсенең Барда авылында дүртенче Бөтенроссия авыл Сабантуе узды.
Илебезнең утыздан артык төбәгеннән җыелган илле меңнән артык кеше катнашында узган әлеге милли бәйрәмдә Пермь якларында, башка җирләрдә яшәүче татарларның гореф-гадәтләре, тарихы, яшәеше ачык чагылды. Анда халык һөнәрчеләре үз эшләрен тәкъдим итте, татарлар гына пешерүче ризыклардан күргәзмә оештырылан иде. Пермь пешекчеләре, 202 килограмм кош теле пешереп, барысын да шаккатырган. Сабантуйда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация катнашты. Аның составында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев