Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәм кайтавазы

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Балкыш» фестивалендә катнашучылар зур концерт куйды

Бүген Олы Кайбыч мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур тантана булды. Ул фойедагы күргәзмә белән танышудан башланып китте.

Әлеге тантанага районыбызның төрле авыл җирлекләрендә яшәүче хәрби хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде. Махсус операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан Каргалы авылы егете Иван Зиновьев бәйрәмгә әнисе һәм тормыш иптәше белән бергә килгән иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тантанага махсус чакырылучыларның барысына да бүләкләр тапшырды. Сугыш чоры балаларының күкрәгенә медальләр такты. 23 февраль бәйрәме уңаеннан барлык Ватан сакчыларына, залда утыручыларга җылы теләкләрен җиткерде, ил-көннәребезнең имин булуын теләде. Яшь армиячеләрнең сәхнәдәге патриотик чыгышы күңелләрне нечкәртте. 14 яше тулган мәктәп укучыларына паспортлар да тапшырылды.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Балкыш» республика фестивалендә катнашучы ветеранар зур концерт куйды. Әлеге мәдәни чараның эчтәлеге Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган иде. Бер сәхнәдә чыгыш ясаган төрле милләт вәкилләренең теләге бер: безгә бары тынычлык кирәк! Альберт Рәхмәтуллин бу концертка зур бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев