Казанның Апанай мәдрәсәсендә мәктәп укучылары өчен ислам нигезләре буенча курслар узачак
Дин һәм тормыш

Казанның Апанай мәдрәсәсендә мәктәп укучылары өчен ислам нигезләре буенча курслар узачак

Курсларда дин дәресләреннән тыш мәдәни чаралар, музейларга экскурсияләр, уеннар һәм мастер-класслар оештыру каралган.

Бу хакта Апанай мәчете каршында эшләүче «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәгенең матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлнира Абдрахманова хәбәр итә.

«Балаларны иман нигезләре, ислам тарихы, әхлак дәресләре, пәйгамбәрләр тарихы белән таныштырабыз. Максатыбыз — аларга татар мохите тудыру, мәдәниятебез, телебез, гореф-гадәтләребез белән бәйле мастер-класслар, уеннар, чаралар уздыру, кызыклы шәхесләр белән таныштыру. Ял аралаш тәрбияви һәм интеллектуаль чаралар уздырыла», — диелә хәбәрдә.

Ир балалар өчен курслар 22 июньнән 4 июльгә, кызлар өчен 1 июньнән 13 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев