Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Чувашиядә туып-үскән милләтәшебез Кайбычның биш авылында яшәүчеләре өчен ифтар үткәрде

Рамазан аенда авыз ачтыру- иң саваплы гамәлләрнең берсе.

Чувашия Республикасының Комсомол районының Каенлык авылында туып-үсеп, районыбызның Ульянково авылында «Рамилә» кафесы ачып җибәргән Галиасгәр Гыймалтдинов быел да ифтар мәҗлесе үткәрде. Кафеда узган ифтарда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Чүти, Иске Чәчкаб, Олы Кайбыч, Салтыйган, Ульянково авылларында яшәүче мөселман кардәшләребез катнашты. Галиасгәр аганың кызы Ләйсән, уллары Раил, Нурислам, оныгы Алмаз, туган-тумачалары да биредә иде. Мул табыннар артында йөзгә якын милләттәшебезне бергә җыйдылар. Галиасгәр Гыймалтдинов баштарак «Август-Кайбыч» агрофирмасында төзүче булып эшләгән, хәзер инде кафе ачып җибәргән. Анда агрофирма хезмәтчәннәре туклана.

Альберт Рәхмәтуллин ураза тотучыларны якынлашып килүче Гает бәйрәме белән кайнар котлады, Корьән сүрәләре, вәгазьләр яңгыраган ифтар мәҗлесен оештыручыга тирән рәхмәтен белдерде, аны уңай яктан бәяләде.

Иске Чәчкаб авылы имамы Айдар Хәсәнов вәгазьләрне оста итеп укыды.

Галиасгәр Гыймалтдинов ифтар ашына килүчеләргә рәхмәтен белдерде.

Мин сезнең барыгызны да хөрмәт итәм. Өстәлләрем динебезне хөрмәт иткән халык белән ямьле. Аллаһы Тәгаләдән ни сорыйм, шуны бирә. Киләсе елга да Кадер кичәсе көннәрендә шушы урында очрашырга насыйп булсын, — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев