Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Дамир Гыйниятуллин, район мөхтәсибе: «Кадер кичәсенең фаразланган көне билгеле»

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәрим китабында кадер сүрәсендә безгә кадер кичәсенең фазыйләтләре турында җиткерә.

Дөреслектә Без Коръәнне иңдердек кадер кичендә.

Сиңа кадер кичнең Шәрафәтен вә аның хикмәтен нәрсә белдерде?
Кадер киче, мең айдан да хәерлерәк сәвабы, мең ай кылган гыйбадәттән артыгырактыр.
Кадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр Раббыларының теләге илә һәр кешегә билгеләнгән бер еллык тәкъдир белән.

Кадер кичендә намаз, Коръән укып рузә тоткан мөэминнәргә фәрештәләр Аллаһудан сәлам укырлар. Кадер киченең дәвамы кояш баеганнан башлап таң атканга чаклыдыр. (Коръән рамадан аенда кадер кичендә бердән дөнья күгенә Җәбраил фәрештәгә иңдерелде. Аннары Җәбраил г-м кирәк саен аять-аять пәйгамбәргә китереп торды.)

Быел безнең Рамазан аеның 27 нче кичәсе 16 нчы март кояш баегач керә. Кайбер риваятләрдә кадер кичәсе 27 нче кичәгә туры килә дип әйтелә. Аллаһы Тәгалә безгә дә кадер кичәләрендә гыйбадәт кылып 1000 айдан да хәерлерәк булган әҗерләргә ирешергә насыйп әйләсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев