Дамир Гыйниятуллин, район мөхтәсибе: «Кайбычта «100 мәчеттә татар теле» дигән өч айлык курслар оештырыла
Дин һәм тормыш

Дамир Гыйниятуллин, район мөхтәсибе: «Кайбычта «100 мәчеттә татар теле» дигән өч айлык курслар оештырыла

Хөрмәтле әти-әниләр һәм балалар! Татарстан Диния нәзарәте мәктәп балалары өчен март, апрель, май айларында «100 мәчеттә татар теле» дигән өч айлык курслар оештыра.

«100 мәчеттә татар теле» — Татарстан мөфтияте тарафыннан татар телен саклау, үстерү һәм дини белемне ныгыту максатыннан оештырылган курслар.

Безнең районда дәресләр Олы Кайбыч мәчетендә дүшәмбе һәм җомга көннәрендә 15:00 сәгатьтә оештырыла. Аны татар теле укытучысы Алсу Хәмидуллина алып барачак. Балаларны әлеге дәресләргә йөреп, туган телебезне һәм гореф- гадәтләребезне, милли уеннарыбызны өйрәнергә чакырып калабыз.
 


Нет комментариев