Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Фитыр сәдакасын кемгә бирергә?

Ураза тоткан мөселманнар бәйрәм намазына кадәр фитыр сәдакасы бирергә тырыша.

Хәлле кешегә Рамазан аеннан соң, Ураза гаете көнендә үзе һәм сабый балалары өчен фитыр сәдакасын бирү — вәҗиб, ягъни үтәлергә тиешле гамәл.

«Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам фитыр сәдакасын кешеләр бәйрәм намазына басканчы таратырга кушкан» (әл-Бохари).

Фитыр сәдакасы күләме (бер кешедән) байлыгы уртача булган кеше 4 кадак чамасы бодай яки 8 кадак чамасы арпа бирергә, ә баерак кеше 4 кадак чамасы хөрмә яки 8 кадак чамасы йөзем бирергә тиеш. (1 кадакта 409,5 грамм.)

Бодай, арпа, хөрмә, йөзем урынына аларның бәяләре кадәр акча бирергә дә мөмкин.

Авырлык белән яши торган фәкыйрь кешеләр өчен фитыр сәдакасын бирү вәҗиб түгел. Әгәр бирергә теләсәләр, үзләреннән дә фәкыйрьрәк кешеләргә бирергә тиеш булалар.

Фитыр сәдакасын Ураза гаете көнендә таң атканнан соң, Гает намазы укылганчы бирү саваплырак, чөнки мохтаҗ кешеләрне бәйрәм башланганчы шатландыру хәерлерәк.

Фитыр сәдакасын Рамазан ае барышында ук биреп куярга да мөмкин.

Гает намазы укылганчы бирә алмый калган кеше соңыннан бирергә тиеш була.

Зәкят һәм гошер кебек, фитыр сәдакасы да фәкыйрь кешеләргә бирелә.

(Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» китабыннан.)
Корьәндә әйтелгән: «Сәдакалар фәкыйрьләргә, мескеннәргә, әмир тарафыннан куелган зәкәт җыючыларга, вә зәкәт өчен Исламга күңелләре өлфәт хасыйл иткән кешеләргә: тоткында булган кешеләргә, бурычын түләргә көче җитмәгән бурычлы кешеләргә, Ислам дине өчен Аллаһ юлына һәм малсыз калган мосафирларгадыр, шул күрсәтелгән урыннарга бирмәк Аллаһудан фарыз ителде. Аллаһ белүче һәм хөкем итүче» (Корьән, «Тәүбә» сүрәсе, 60 аят).

ФИТЫР СӘДАКАСЫН БИРГӘНДӘ НИЯТЛӘҮ

«Аллаһ ризалыгы өчен дип, фитыр сәдакасын бирергә ниятләдем».

«Аллаһым, мине, хәрамыңа (тыйганнарыңа) мөрәҗәгать итмәслек итеп, хәләлең (рөхсәт иткәннәрең) белән тәэмин ит! Һәм, Үз фазыйләтең белән, Синнән башкага мохтаҗ булудан коткар!»

ФИТЫР САДӘКАСЫН БИРГӘНДӘ УКЫЛА ТОРГАН ДОГА

 


ФИТЫР САДӘКАСЫН АЛГАНДА УКЫЛА ТОРГАН ДОГА

Әллааһүммә-хфәзъ съаахибә һәҙиһи-ссъадәкъати- гъәнил-әәфәәти үәл-бәлиййәти үә-гъфир ҙүнүүбәһү үә әккиде иймәәнәһү үә әкҫир әм-үәәләһү үә үәффиКЪһү гъәләә хъайри мәкъаасъыйдиһ.

МӘГЪНӘСЕ: «Йә, Аллаһым, ошбу сәдака хуҗасын барча афәтләрдән, бәлаләрдән сакла, аның гөнаһларын ярлыка, иманын күркәм кыл, малын арттыр һәм изге эшләрендә ярдәм ит!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев