Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Галия Кайбицкая исемендәге музейда үткәргән ифтар мәҗлесе узды

Безнең халыкта ифтарларны күркәм мәҗлес итеп үткәрү гадәткә кергән.

Галия Кайбицкая исемендәге музейда үткәргән ифтар мәҗлесенең өстәмә саваплары бар. Беренчедән, музей бинасы Олы Кайбычның элеккеге мәчете торган урынга төзелгән. Нигезгә укылган Корьән иминлек, тынычлык, бәрәкәт иңдерер, иншаллаһ. Икенчедән, кунаклар белән аралашу, аларны кунак итү –үзара араларны якынайту, дуслык мөгаләмәләрен ныгыту ул. Мәҗлескә җыелган “Кайбыч кызлары” төркеме, “Ак калфак”лылар, район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре дини вәгазьләр, догалар тыңладылар. Корьән сүрәләрен Борындык авылындагы “Ак калфак”бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфия Сафиуллина укыды.

Бу изге ай һәрбарчабызның күңеленә җиңеллек китерсен. Тоткан уразаларыбызның савабын күрергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев