Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Кайбыч районы башлыгы Корбан гаетенә Олы Кайбыч мәчетенә килде

Олы Кайбыч авылында мөселман кардәшләр мәчеткә авылның ике башыннан тәкъбир әйтә-әйтә килде.

Корбан Гаете намазына килүчеләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәбрикләде, бәндәләр күңеленә рәхим-шәфкать теләде. Ул быел бу мәчетнең беренче катында ремонт эшләре алып барылачагын хәбәр итте.

Район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин мәчеткә җыелучыларны Корбан бәйрәме белән котлады. Корбан чалу тарихы, корбан итен бүлү турында аңлатма бирде, вәгазь сөйләде, чалган корбаннарының Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булуын теләде. 

Корбан Гаете — мөселманнарның иң изге бәйрәмнәренең берсе. Ул хаҗ сәфәренең ахырында, Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләнә. Бу көн мөселманнар өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итү, савап эшләү, гаилә һәм туганнар белән бергә булу мизгеле булып санала. 

Бүген районның барлык мәчетләрендә дә бәйрәм намазы яңгырады. Мәчеткә килүчеләр иртәнге намазны, аннан соң җәмәгать намазы — гает намазын укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев