Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Кайбычта Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр

Бүген барлык мөселман дөньясында, шул исәптән Кайбыч районының барлык мәчетләрендә дә, Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр.

Иртәнге 3 сәгать 30 минутта Олы Кайбыч авылының ике башыннан ир-егетләрнең тәкбир әйтеп, мәчеткә килгән тавышлары ишетелеп тора иде: Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр, ләә иләәһә илләллааһү, Вәллааһү әкбәр, Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд.

Мәчеткә гает намазына килүчеләр шулкадәр күп иде. Кайбер мөселманнарыбызга аны тышкы якта укырга туры килде. Чөнки М1 2 юл төзелешендә эшләүче мөселман кардәшләребез дә бәйрәм намазына килгән иде.

Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин мәчеткә җыелган халыкны бәйрәм белән котлап вәгвзьләр сөйләде. Корбан чалу тәртибе, аның саваплары турында в сөйләде. Аннан соң бергәләп гает намазы укыдылар.

Корбан гаете мөбарәк булсын! Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарыбызны, укыган намазларыбызны, кылган догаларыбызны кабул итсен! Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев