Кайбычта «Җомга марафоны» узды
«Җомга марафоны» — Казан шәһәрендә эшләп килүче «Терәк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фонды проекты.
Ул ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә тормышка ашырыла.
Әлеге проект, республика районнарында халыкны җыеп, танылган имам, дин галимнәре тарафыннан татар телендә актуаль вәгазь уку, мөнәҗәтләр башкару, халыкның сорауларына җавап бирү, ул чараның видео форматын социаль челтәрләр аша киң җәмәгатьчелеккә таратуны күздә тота.
Кайбычта мондый очрашу район Советы бинасының актлар залында узды. Аны «Терәк-Опора» фонды директоры Илназ Гыйлемханов алып барды. Ул «Җомга марафоны» проектының татар телен һәм ислам динен саклау, үстерү максатыннан тормышка ашырылуын әйтте.
— Соңгы елларда республикабызда татар телен саклау, аны заманча проектлар белән киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү, ана телебезне төрле буын вәкилләренә, төрле социаль катлауларга яраклы рәвештә көндәлек тормышта куллануны тәэмин итү юнәлешендә зур эшчәнлек алып барыла, — диде Илназ Рафис улы. — Татар милләтен инде ничә гасырлар дәвамында ана телебез белән бергә динебез дә саклап килә. «Терәк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фонды да үз эшчәнлегендә дини оешмалар, татар телле имамнар, шәкертләр, гомумән, мөселман кардәшләребез белән актив эш алып бара. Республика районнарында яшәүче халкыбызга күренекле дин белгечләре, имамнар тарафыннан татар телендә аңлаешлы вәгазьләр сөйләү, мөнәҗәтләр башкару, төрле яшьтәге милләттәшләребезне дин һәм тел берлегенә тарту өчен, «Җомга марафоны» дип аталган проект тәкъдим итәбез«.
Казанның «Ал таң» мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин үтемле, күңелләргә үтеп керерлек вәгазь сөйләде. Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев мөнәҗәтләр башкарды. «Терәк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фондының президиум башлыгы, татар телендәге «Әс-сәлам» газетасының баш мөхәррире Мансур Һашимов динебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, татар халкының мәдәниятен саклау һәм үсеп килүче буында милли телне формалаштыру һәм хәйрия эшчәнлегендә актив катнашкан райондашларыбызга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды. Алар — район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Олы Кайбыч мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Хәмидуллина, Кошман мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Розалия Садриева, Кошман авылы китапханәчесе Гөлия Сафиуллина.
Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев проектны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев