Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Камил Сәмигуллин: Корбан гаете — Аллаһка якынаю бәйрәме ул

Казанның Мәрҗани мәчетендә Корбан гаете намазы узды.

Бәйрәм намазын Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Традицион вәгазь башланыр алдыннан ул Россия Президенты һәм Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән котлау сүзләрен укыды. Бәйрәм гыйбадәтендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Камил хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазендә әлеге көннәрдә тәкбир-тәшрик көннәре баруын искәртте һәм догада булырга өндәде.

«Корбан гаете — Аллаһка якынаю бәйрәме ул. Корбан чалып, без, пәйгамбәр Ибраһим галәйһиссәлам кебек, Раббыбызның сынауларына һәм әмерләренә буйсынуны күрсәтәбез. Корбаннан мохтаҗларга, туганнарга, күрше-күләнгә өлеш чыгарып, Аллаһыга биргән нигъмәтләре өчен шөкер кылабыз. Корбан гаете хаҗ гыйбадәтләре белән дә бәйле: ул хаҗның тәмамлануын хәбәр итә. Татарстаннан иң бәхетле дин кардәшләребез хәзер изге җирләрдә. Хаҗлары кабул булсын! Ә безнең өчен — хаҗга бармаган мөселманнар өчен — тәкбир-тәшрик көннәре бара. Алар кичә, Гарәфә көнендә башланган иде һәм 30 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә барлык фарыз намазларында, сәлам биргәч, тәкбир әйтергә кирәк», — диде ул.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев