Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кайбыч районы мәчетләрендә гошер сәдакасы җыялар

Аллаһ Тәгалә «Инширах» сүрәсенең соңгы аятендә мөэминнәргә әйтә: бер изгелек эшләгәннән соң, ашыга-ашыга, икенчесен кылыгыз. Чыннан да, әле нинди кызу көннәрдә ураза тотканнан соң, Корбан бәйрәмен көтеп алып, ашыга-ашыга корбаннар чалдык. Инде бу гамәлдән соң да алдыбызда тагын да сынаулар дәвам итә. Адәм баласының сынавы соңгы сулышына кадәр дәвам итәчәк. Көз айлары да килеп җитте. Бу – җирдән алган уңышларыбыздан гошер сәдакалары бирү ае. Әлеге гамәл Раббыбыз каршында олы гыйбадәт булып исәпләнә. Шул ук вакытта динебезнең биш нигезенең берсе һәм мөселманнар өчен фарыз гамәл булып тора.

Аллаһы Тәгалә "Ибраһим” сүрәсенең җиденче аятендә: "Мин биргән нигъмәтләргә шөкерана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкерана кылмасагыз, газабым каты булыр”,  –дип әйтте. Шөкер итү рәхмәт дигән сүздә генә түгел, ә Раббыбыз кушкан гамәлләрне үтәүдә күренергә тиеш. Без аның әмерләрен үтәүдә никадәр тырышлык күрсәтсәк, аның ризалыгына шул кадәр якын булырбыз. Һәрберебезнең бакчаларыбыз, җыеп алган уңышыбыз бар. Әгәр дә без тиешле урыннарга, мескеннәргә, ятимнәргә, гарип-горабага, тол хатыннарга, мохтаҗларга булышсак, калган малларыбызга да бәрәкәт иңәр. 
Районыбыздагы татар авылларында имамнар гошер сәдакасы җыя. Ел саен мәчетләргә җыелган бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә һәм башка яшелчәләрне районыбыздагы Картлар һәм инвалидлар йортына, Казан шәһәрендәге мәдрәсәләргә тапшырабыз. Әлеге изге эштә катнашкан барлык мөселман кардәшләребезгә Аллаһы Тәгалә балаларына һәм үзләренә тәүфыйк һәм хидәят,  тәннәренә саулык- сәламәтлек, малларына бәрәкәт насыйп әйләсә иде. Гошер сәдакасы җыю сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев