Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Кайбычлылар, гошер сәдакасы бирер чак җитте

Безнең җирлегебездәге мөселманнар да елда гошер сәдакаларын җыя.

Аны үзебезнең райондагы Картлар йортына, хәйрия фондларына һәм Казан шәһәрендәге мәдрәсәләргә тапшырып киләбез. Быел да гошер сәдакаларын җыю районыбызның һәр мәчетендә оештырылачак. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешим дигән һәр кеше 26 сентябрьгә кадәр үз авылындагы мәчеткә бәрәңге һәм башка яшелчәләрне тапшыра ала.
Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин фәрманы белән 26 сентябрь көне Республикабызда гошер көне буларак игълан ителде. Бу көнне гошер җыюда катнашкан барлык мөселман кардәшләребезгә хидәят, исәнлек-иминлек, ике дөнья бәхетен сорап изге догалар кылыначак.
 

Дамир Гыйниятуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев