Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кайбычта изге эшләр

Кайбыч мөхтәсибәте картлар йортында олылар күңелен эретерлек матур кичә оештырды. Очрашу барышында мәчеттән килүчеләр рус һәм татар телләрендә Рамазан ае турында сөйләделәр. Кичәдә Кайбычка Төркиянең Диния нәзарәтеннән килгән кунак Әхмәт Сүрәл дә бар иде. Ул Коръәннән сүрәләр укыды, Рамазанга багышланган дини җырлар башкарды. Кичә ахырында барлык әби-бабайга бүләкләр тапшырылды. Федоровское...

Кайбыч мөхтәсибәте картлар йортында олылар күңелен эретерлек матур кичә оештырды. Очрашу барышында мәчеттән килүчеләр рус һәм татар телләрендә Рамазан ае турында сөйләделәр. Кичәдә Кайбычка Төркиянең Диния нәзарәтеннән килгән кунак Әхмәт Сүрәл дә бар иде. Ул Коръәннән сүрәләр укыды, Рамазанга багышланган дини җырлар башкарды. Кичә ахырында барлык әби-бабайга бүләкләр тапшырылды.


Федоровское авылында урнашкан картлар йортында республиканың төрле районнарыннан килгән 27 олы кеше яши. Картлыкларын биредә уздыручыларның һәрберсенең әлеге чарадан күңелләре булып калды, рәхмәтләр әйттеләр. Йомшак итеп эндәшү, җылы сүз, гомер көзен ялгыз каршы алучы һәркем өчен бигрәк тансык шул ул...
Бу чараны уздыру өчен, Олы Кайбыч халкы биргән фитыр сәдакалары кулланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев